Кызыклы чаралар үтәчәк

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
29 августта Республика һәм шәһәр көне уңаеннан күп кенә кызыклы чаралар үтәчәк.
Иртән 7 сәгатьтә тимер юл вокзалы янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкә.
7 сәгатьтә “Эссен” кибете янындагы мәйданчыкта укучылар ярминкәсе.
Арча шәһәре ипподромында атлар чабышы уздырыла. Теркәү 8 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр. 11 сәгатьтә башлана.
13 сәгатьтә үзәк стадионда укытучылар Сабантуе башлана. Программада спорт һәм халык уеннары, милли көрәш, төрле кызыклы конкурслар.
17 сәгатьтә бәйрәмне “Арча кичләре” ял һәм күңел ачу программасы дәвам итә.
Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International