Каләм ияләре бездә кунакта

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Каләм ияләре бездә кунакта
Яңа уку елы алдыннан, укытучыларның август киңәшмәләре үтә.
Шуларның берсендә районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, “Идел”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Безнең мирас”, “Сабантуй” журналларының баш мөхәррирләре Радик Сабиров, Гөлүсә Закирова, Ләбиб Лерон, Айдар Гыймадиев белән очраштылар.
Арчаның 2 нче урта мәктәбе базасында үткән очрашуда каләм әһелләре укытучылар, балалар һәм аларның әти–әниләре өчен файдалы булган, үзләренең журналларында эшли башлаган махсус проектлар турында сөйләделәр. Әлеге фикер алышудан укытучылар хезмәтләрендә куллану өчен шактый мәгълүмат туплады, ә мөхәррирләр аларның фикер–тәкъдимнәрен тыңлады. Тәкъдим дигәннән, әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева барлык укучылары исеменнән “Сабантуй” журналының бит санын арттыру тәкъдиме белән чыкты. Бу, арчалылар фикере генә түгел, әлбәттә, чөнки ничә буын әлеге журнал “Яшь ленинчы” газетасы булып чыккан елларда шуның битләрендә үзләренең иҗат җимешләрен бастырып, иҗат киңлекләренә юл алган кешеләр. Ә “Гаилә һәм мәктәп” журналы (элеккеге “Мәгърифәт” газетасы) яңа елдан инде калынаеп, бит санын арттырып чыгачак. “Ә бәясе шул килеш калачак”, — дип ышандырды мөхәррире.
Мөхәррирләр район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов белән очрашуда Арча районы җитәкчелеге белән бергәләп, укучыларны җәлеп итәрлек, аларга файдалы булырлык уртак проектлар эшләү планнары белән дә уртаклаштылар.
Соңыннан кунаклар «Казан арты» тарих–этнография музеенда, аның әдәбият һәм сәнгать филиалында, Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булды. Музейлардагы экспонатларның күплеге, туган якның тарихын ачып бирә торган булуы аеруча хуш килде алар күңеленә.
— Әдәбият елы уңаеннан, Казанда да әдәбият музее булдыру турында хыялланабыз. Сезнең “Казан арты” музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге филиалы үрнәк булып тора, — ди Сөмбел Таишева. — Узган ел без бер төркем журналистлар белән Арчаның “Балыкчы авылы” базасында 3 көнлек укуда булган идек. Шул вакытта ерактан балкып утырган Арчаның үзәгеннән үтеп, шәһәрне күрү мөмкинлеге туды. Ләкин, әлеге музейга керергә бик кызыксак та, җай чыкмады. Насыйп булгач, ниһаять, менә бүген күрә алдык. Арча ягы матбугатта эшләүче Арча кешеләре аша бик якын безгә. Гомумән, тормышта кайсы өлкәдә хезмәт куйса да, “Арча кешесе”, дисәләр, ул кеше пөхтә, тырыш, эшчән булып күз алдына килеп баса. Үземнең Арчада 15 еллап элек булганым бар иде. Ул еллар белән чагыштырганда, Арча нык үзгәргән, матур шәһәргә әйләнгән.
Розалия Зиннәтова

Фотолар arskmedia.com сайтында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International