Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Амбарларда икмәк арта
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Амбарларда икмәк арта
Районыбыз игенчеләре 100 мең тонна яңа уңыш ашлыгын суктырып алдылар. Монда “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Северный”, “Мәрҗани”, “Татарстан”, “Тукай” хуҗалыклары өлеше зур.
Басуларда урып-җыю эшләре дәвам итә. Узган шимбәдә район җитәкчесе Илшат Нуриев “Северный” ширкәтендә кыр эшләренең барышы белән танышты. Хуҗалык электән бер көйләнгән технологияне саклап, җай гына эшләп килә. Механизаторлар тәҗрибәле, ышанычлы. Булган техниканың, вакытның кадерен беләләр. 24 августка иген басуларының 80 проценттан артыгы суктырылган инде. Шул ук вакытта 1140 гектарда арыш чәчелгән, 725 гектарда туфрак эшкәртелгән.
Илшат Габделфәртович хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Мидхәт Мифтаховка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Тугызынчы сыйныфта укучы оныгы Альмир — ышанычлы ярдәмчесе.
— Быелгы урып-җыюда һәр хуҗалык оешканлык күрсәтеп эшли, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. — Бик җаваплы чор, бүгенге эшне иртәгегә калдырырга ярамый.
Комбайнчылар арасында барган ярышка күз салсак, “Кырлай” ширкәтеннән Рафис Җәләлиев, Ринат Нәфыйков 20 мең центнерга якын ашлык суктырдылар инде. Алар зур куәтле (Нью Холланд, Тукано) комбайннарда эшли. Уртача куәтлеләр (Акрос, Полесье) арасында “Северный” ширкәтеннән Мид- хәт Мифтахов, “Венета” ширкәтеннән Илгизәр Хисмәтуллин, Рәлиф Ильясов, “Курса МТСы”ннан Шамил Гыйбадуллин, Радик Хәбибуллин, 10 мең центнердан артык ашлык суктырып алдылар. Аз күәтле комбайнда (Нива) эшләүче “Кырлай” ширкәте комбайнчысы Нияз Сибаев 9 мең центнердан артык суктырды.
24 августка район хуҗалыкларында 51687 гектардагы игеннәрнең 35896 гектары (69,4 процент) җыйнап алынды. Бу күрсәткеч “Курса МТСы”, “Акчишмә” ширкәтләрендә — 90, “Ватан” да — 87 процент. “Арча” ширкәтендә — 48,8 процент мәйданда җыйналды, бу иң түбән күрсәткеч.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш — 24,8 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 45,8, “Кырлай”да — 42,7 центнер чыга. “Арча” ширкәтендә — 15,5, “Акчишмә”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә 18–19 центнер.
14700 тонна сабан культуралары орлыклары саласы бар. Шуның 3442 тоннасы салып куелды. “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә тиешле күләмнең яртысыннан артыгы салынды.
“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре бәрәңге алалар. Уңыш — 280 центнер чамасы.
11796 гектарда көзге культуралар чәчелде. “Мәрҗани”, “Татарстан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Северный” ширкәтләре 2202–1140 гектарда чәчтеләр.
Ильяс Фәттахов

Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз