Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Башкаларга үрнәк
2015 елның 28 августы, җомга
Башкаларга үрнәк
“АСПК” акционерлык җәмгыяте базасында Арча муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координацион советы күчмә утырышы булды.
– Монда җыелуның сәбәбе–оешманың хезмәтне саклау өлкәсендә үңай тәҗрибәсен өйрәнү. Биредә янгын куркынычсызлыгы буенча да барлык кирәкле чаралар бар, киенү–чишенү бүлмәләре, душ кабиналары, санитар–көнкүреш җиһазлары – бар да тәртиптә, – диде район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров.
Утырышта катнашучылар “АСПК” акционерлык җәмгыяте территориясен карап чыктылар, завод белән таныштылар. Җитештерү цехы җитәкчесе Рәшит Яруллин хезмәтне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.
– Бездә куркынычсызлык техникасы буенча аерым бүлмә бар. Шул ук актлар залы да, уку бүлмәсе дә. Эшкә керүчеләргә инструктаж да биредә үткәрелә. Бөтен материаллар стенадагы стендта, – диде “АСПК” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Вазыйх Бикмуллин. – Куркынычсызлык техникасы буенча бездә бик күп эш башкарыла. Җәмгыятьтә барлыгы 270 кеше эшли. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр өчен без барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз.
Яхшы, уңайлы итеп, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән киенү-чишенү бүлмәләре, душ кабиналары, санитар-көнкүреш объектлары, чисталык, хәтта территориядәге асфальтны һәрвакыт чиста тоту өчен махсус техника булуы, тәртип, уңай микроклимат, куркынычсызлык техникасы буенча барлык кирәкле чаралар, видеокүзәтү – бар да шуны раслый. Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация рәисе Фәнил Габдрахманов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының бүлек җитәкчесе Татьяна Манжосова “АСПК” акционерлык җәмгыятендә, гомумән, Арча районында хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә уңай бәя бирделәр.
– Бу юнәлештә эш предприятиедә бик яхшы оештырылган. Шуңа биредә бәхетсезлек очракларының булганы юк, – диде Ф.Габдрахманов.– Арча районы башкарма комитетында хезмәтне саклау буенча махсус белгеч бар. Бу башка районнар өчен генә түгел, кайбер зур шәһәрләр өчен дә үрнәк.
Ул хезмәтне саклауны яхшырту буенча респуб- лика һәм район программалары эшләве, бюджет оешмаларында бу юнәлештә укулар, хәтта күчмә укулар оештырырга кирәклеге турында әйтте, ассоциация турында сөйләде, “Иң яхшы хезмәтне саклау белгече” дигән интернет–бәйгедә катнашырга чакырды.
“АСПК” акционерлык җәмгыятенең хезмәтне саклау хезмәте җитәкчесе Альберт Фәйзрахманов үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды, Татьяна Манжосова эшлекле киңәшләрен бирде, район вәкилләре өчен бушлай семинарлар оештырылуы турында әйтте. Шулай ук утырышта “Барыбыз бергә хезмәтне саклау профилактикасы культурасын күтәрик” девизы белән 25 майдан 1 августка кадәр барган “Хезмәтне саклау көне”нә багышланган чарага да нәтиҗә ясалды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Гөлсинә Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз