Бер баламны да интернатка бирмәдем

2015 елның 28 августы, җомга
Бер баламны да интернатка бирмәдем
Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үткән Фатыйха Һадиеваның 20 оныгы, 32 оныкчыгы, оныкчыгының да баласы бар икән инде.
Җай чыгу белән бар да Шушмабаштагы төп нигезгә, иң кадерле кешеләре янына юл ала. Олы юбилеен билгеләп үтәргә дә әнә өй тулы кеше җыелган. Үзләре генә дә зур бер табын. Тыл һәм хезмәт ветеранын котларга, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район җитәкчесенең рәхмәт хатын тапшырырга дип халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов килгән иде.
Үзен шулай зурлауларына күңеле булган Фатыйха апа сүзгә саранланып тормады, уены–чыны белән шаяру катыш үзе, тормышы турында бәйнә–бәйнә сөйләп китте.
– Тумышым белән шушы авылдан мин. Алты балалы крестьян гаиләсендә тудым. Авылда мәктәп юк иде. Мәчет астындагы бер бүлмәдә укыдык. Дөресрәге, хәреф танырга өйрәндек. 4 сыйныфтан соң мең газап белән бер елны Носы мәктәбенә йөреп чыктым. Аннан Шекәгә мәктәп салдылар, 7 сыйныфны шунда тәмамладым, – ди Фатыйха апа. – Тик укуның кадере генә булмады, сугыш башланды. Сорап тормадылар, нинди эш бар, шунда юлладылар. Ә бервакыт Шәмәрдан урманына агач кисәргә җибәрделәр. Яшьләр, нишләргә кирәген дә белмибез. Норма – бер кешегә 5 кубометр агач әзерләү. Кечерәкләрен штабельләп өябез, зурларын ярабыз. Качып та кайткаладык. Алып барган алабута күмәчләре бетә, ашыйсы килә. Колхоз рәисе булып эшләгән Шәмсеҗиһан апамның: “Һай, җаным, тагын качып кайттыңмыни? Кешегә ни дип әйтермен?”– дип сүгүен әле дә хәтерлим. 4 ел шунда иза чиктек. Картаеп бетә яздык. Кияүгә дә барасы килә бит. Контузияләнеп сугыштан кайткан бер егет бар иде. Шуңа кияүгә чыктым да куйдым.
1946 елда була бу хәл. Ә бер елдан олы балалары дөньяга килә. Аның аягы җиңел була, бер–бер артлы тагын балалар туа. Йорт җиткезеп чыгалар. Тик Мәлик абыйның гына гомере кыска була, 1971 елда хатыны Фатыйхага бер дистә бала калдырып, якты дөньядан китеп бара.
– Иң кечкенәсенә 2 яшь кенә иде, – ди Фатыйха апа. – “Авыр булачак, интернатка бир”, – дип килделәр. Бирмәдем. Тырыштым, тырмаштым, балаларымны аякка бастырдым, кеше иттем. Усалланган вакытларым да булгандыр. Баланы да гел сөеп кенә дә торып булмый. Аллага шөкер, ач–ялангач итмәдем. Тәрбияле, тәртипле, тырыш булып, бер–берсен карап үстеләр. Тора–бара үскән берсе кул астына керә барды. Кызларны зурлап, ким–хур итмичә кияүгә бирдем. Улларым армиядә хезмәт итеп кайтып, гаилә кордылар. Хәзер барысының да үз гаиләсе.
Шаяру катыш сөйләшсә дә, күпне күргән инде Фатыйха апа. Эшләгән дә, тормышын да алып барган. Өч баласының үлемен дә кичергән. Әмма хәзер балаларының игелеген күреп, кадер–хөрмәттә гомер итә.
– Лилия тәрбиясендә яшим, – ди тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйха Һадиева. – Башка балаларым да яныма кайтып, хәлемне белеп, ярдәм итеп тора. Картлыгым бәхетле булуына сөенеп туя алмыйм.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International