Комиссия утырышында

2015 елның 28 августы, җомга
Комиссия утырышында
Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Утырышта балаларның язмышы белән бәйле өлкәдә хезмәт куючы оешма вәкилләре катнашты. Алар “Яшүсмер — 2015” дип аталган чарада катнашып, имин булмаган гаиләләргә барганнар, яшәешләре белән танышканнар, киңәшләрен биргәннәр. Әлеге утырышта менә шул гаиләләрнең язмышы, алардагы балаларның киләчәге турында уртага салып сөйләштеләр. Район социаль яклау идарәсенең балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәния Сәлахова, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Лилия Завялова чыгыш ясады.
Җәйге каникул чорында лагерьларда ял иткәндә андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга аерым игътибар күрсәтелгән, шулай ук алар вакытлыча эшкә урнаштырылган. 1800 бала төрле рәвештә ял итү, сәламәтләндерүгә һәм хезмәткә җәлеп ителгән. Район җирлегендәге “Шатлык” балалар сәламәтләндерү лагеренда күп кенә чаралар үткәрелде һәм ул чараларга балалар белән эшләүче хезмәтләр вәкилләре чакырылды.
Мондый киңәшмәләр ешрак булачак һәм анда әлеге гаиләләрнең әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары да чакырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International