Велосипед урлаган өчен

2015 елның 28 августы, җомга
Велосипед урлаган өчен
2015 елның 8 аенда район судлары велосипед урлау белән бәйле берничә җинаять эше карады инде.
2 июльдә полициянең дежур частена Арча шәһәрендә бер йорт янында вакытлыча калдырган велосипедны урлаулары турында хәбәр алына.
Шул ук көнне РФ җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эше ачыла.
Тикшерү ачыклаганча, көндезге 11 сәгать тирәсендә Арча шәһәрендә яшәүче Айрат Мөхәммәтгалиев бер йорт яныннан үтеп барганда өлкәннәр велосипеды күрә һәм аны урларга исәпли. Әйләнә–тирәдә кеше юклыгына инангач, 8500 сум торган велосипедны урлый. Шуннан соң элеккеге хатыны яшәгән урынга барып велосипедны яшерә.
Әмма велосипедны полиция хезмәткәрләре табып ала һәм хуҗасына кире кайтара.
Гаепләнүче судта үз гаебен тулысынча таныды.
Суд А. Мөхәммәтгалиевны дәүләт файдасына 8 мең сум штрафка тартты.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры,
юстиция советнигы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International