Үзгәрешләр кертелде

2015 елның 28 августы, җомга
Үзгәрешләр кертелде
2015 елның 13 июлендәге 246 номерлы Федераль закон белән “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Закон белән 2016 елның 1 гыйнвареннан 2018 елның 31 декабре беткәнче кече бизнес субъектларына дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнарының тикшерү үткәрүе тыела.
Шул ук вакытта тикшерү үткәрү тыелу тупас тәртип бозган, дисквалификацияләнгән, лицензиядән мәхрүм ителгән яки эшчәнлеге тыелган өчен административ җәзага тартылган оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагылмый.
Моннан тыш, сәламәтлек саклау, мәгариф, җылылык белән тәэмин итү, электр энергетикасы, энергия саклау тармакларына, социаль өлкәгә кагылмый.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры,
юстиция өлкән советнигы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International