Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Киләчәк балаларыбыз кулында
2015 елның 28 августы, җомга
Киләчәк балаларыбыз кулында
26 августта үткән мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район җитәкчесе Илшат Нуриев тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләр педагоглар башкарган эшнең бөтен җаваплылыгын ачып сала.
Дөрестән дә, бүген укучыларга нинди тәрбия һәм белем бирсәк, киләчәгебез дә шундый булачак бит. Быел Бөгелмәдә узган республика август киңәшмәсендә дә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов укучыларда эшче һөнәрләренә мөнәсәбәтне үзгәртү юнәлешендә тәрбия алып бару таләбен юкка гына куймады. Юкса, югары белем турында диплом алып та, төпле һөнәре дә, эше дә булмаган буын үсәргә мөмкин. Мәктәпне тәмамлаучы балаларыбыз әти-әни кесәсе күтәрә алган уку йортын түгел, ә күңеле яткан, мәктәп елларында ук шул юнәлештә тирән белем алган, икътисад үсеше перспективаларына тәңгәл килгән һөнәр сайларга тиеш. Мәгариф системасы исә шушы максатны күздә тотып һәр балага сәләтен үстерү мөмкинлеге тудырырга бурычлы.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев Һәм аннан соң чыгыш ясаучыларның докладларыннан күренгәнчә, районда мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, аларны заманча җиһазлар белән баету, тиешле квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү буенча гаять зур эш башкарыла. Моңа мисаллар бик күп. Мәгариф өлкәсенә бүген район бюджетының 65 проценты, ягъни 700 миллион сумга якын акча тотыла. Моннан тыш төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган коллективлар һәм укытучылар грантлар рәвешендә республика бюджетыннан өстәмә акчалар да ала. Андый үрнәк, алдынгы мәктәпләр һәм педагоглар безнең районда да аз түгел. Ел саен республика президент программасы буенча районда берничә уку йорты ныклап төзекләндерелә, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. ( Бу турыда әлеге санда да укый аласыз.) Бу программалар киләсе елда да дәвам итәчәк. Арчада 500 урынга исәпләнгән яңа урта мәктәп төзү дә планлаштырыла.
Республикада кабул ителгән “Стратегия – 2030” программасын тормышка ашыруда да мәгариф өлкәсенә зур әһәмият бирелә. Бу турыда конференция кунагы, Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Венера Садыйкова бик тәфсилләп сөйләде.
— 2016 ел башыннан педагогларның хезмәт хаклары да укучыларының белем һәм тәрбия сыйфатыннан чыгып билгеләнәчәк, — диде ул. — Моның өчен министрлыкта район мәгариф идарәләре, мәктәп коллективлары һәм аерым укытучыларның эш нәтиҗәләрен бәяләүче күрсәткечләр системасы булдырылган.
Дөрес, район мәгариф системасының төрле юнәлештәге эш нәтиҗәләрен исәпкә алып төзелгән рейтинг әле дә бар. Район җитәкчесе Илшат Нуриев нәкъ менә шушы рейтингта район мәгарифе биләгән урыннардан, аның әлегә бу өлкәгә тотылган чыгымнарны, гаять зур игътибарны акламавыннан канәгатьсезлеген белдерде.
— Укыту сыйфаты буенча безнең район — 18, милли мәгариф буенча — 13, тәрбия эше буенча 30 урында. Бу саннар милләтебезнең “алтын баганаларын” – дистәләгән әдәбият, сәнгать әһелләрен, фән эшлеклеләрен, бөек Тукаебызны биргән Арчаны һич тә бизәми, — диде ул.
Илшат Габделфәртович үз чыгышында хәлне кичекмәстән төзәтү өчен һәр юнәлештә нинди чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады. Математика, җәмгыять белеме, физика, биология, химия, инглиз теле, информатика буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре респуб- лика күрсәткечләреннән шактый түбән булуы бу фәннәрне укытуга игътибарны арттыруны, имтиханнарга әзерлек системасын тамырдан үзгәртүне таләп итә.
Районда сәләтле балалар белән эшләү программасы кабул ителде. Быел ачылачак Арчаның 3 мәктәбендә нәкъ менә шундый балаларны туплау, аларга милли рухта тәрбия һәм белем биреп, халкыбызның интеллектуаль элитасын булдыруга лаеклы өлеш кертүне күздә тота. Моның өчен Арча педагогика көллиятенең фәнни һәм иҗади потенциалын кулланып, районда “балалар бакчасы-башлангыч мәктәп-төп мәктәп-педагогика көллияте”н үз эченә алган мәгариф кластеры булдыру планлаштырыла.
Тәрбия эшләре дә укыту мәсьәләләре кебек үк алгы планда булырга тиеш. Аның нигезен хезмәт тәрбиясе тәшкил итә. Яшьләрдә авыл хуҗалыгы белән кызыксынуны арттыру өчен”гаилә-мәктәп-агросәнәгать көллияте-агрофирмалар” кластерын уңышлы эшләтеп җибәрү максатында, мәктәпләргә авыл хуҗалыгы техникасы да биреләчәк.
Районда балалар иҗатын үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, спорт белән шөгыльләнү өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Бу юнәлештәге түгәрәкләрне җанландырып җибәрү, әле күптән түгел генә үзган балалар Сабантуе кебек киң масштаблы чаралар аша яшь буында милли үзаңны үстерү, “Аҗаган” кебек хәрби-патриотик уеннарны яңадан кайтару – киләсе уку елындагы бурычлар.
Гомумән алганда, район мәгарифе өлкәсендә укыту-тәрбия мәсьәләрен беренче планга кую, сәләтле балалар белән эшне системалаштыру, милли мәгарифне үстерүне җайга салу буенча әлеге киңәшмә бик файдалы булды.
Арча районы педагоглары алда торган бу катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле. Конференция азагында дистәләгән укытучы, тәрбиячеләрнең бүләкләр алуы моңа дәлил. Алар белем һәм тәрбия биргән укучыларның халыкара, ил, Татарстан күләмендәге фән олимпиадалары, төрле бәйге-конкурсларда җиңеп чыгулары да зур ышаныч уята. Димәк, сәләтле балаларыбыз бик күп безнең. Аларны күрә һәм үстерә белергә генә кирәк!
Исрафил Насыйбуллин
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз