Шәһәр мәктәпләре көнләшерлек

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Шәһәр мәктәпләре көнләшерлек
– Яңа Кенәр коррекцион интернат мәктәбе өр-яңадан үзгәрде. Идән, түшәм, тәрәзәләр – бар да яңа. Авыллар гына түгел, хәтта шәһәр мәктәпләре дә көнләшерлек, – диделәр 1 сентябрь көнне Белем бәйрәменә килүчеләр.
– Мин биредә 40 ел музыка укыттым. 1998 елда лаеклы ялга киттем. Мәктәпнең ул чоры белән бүгенгесен чагыштырырлык та түгел. Мондый уңайлыклар, мөмкинлекләр юк иде, – диде ветеран укытучы Нәкыйп Галимҗанов. – Игелеге булсын.
Җитәкчеләрнең кызыл тасманы кисеп, тантаналы төстә эчкә үтүләре дә укучылар күңелендә бертөрле горурлану хисе уятты. Алар артыннан атлаган балаларның күзләрендә шатлык чаткылары күренә иде. Җырларында, шигырьләрендә дә шундый хисләр чагылды. Тантананы тагын да көчәйтеп, бәйрәм гимн белән башланып китте. Интернат мәктәп директоры Ленар Вәлиев, ветеран укытучы Фәрит Вафин шундый олы бүләк өчен җитәкчеләргә, “Арча МСО”сы ширкәте төзүчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов укытучылар һәм укучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар, аларга изге теләкләр әйттеләр. 50 еллык тарихы булган бу мәктәп алар өчен үзенчә якын. Илшат Галимуллин Яңа Кенәрдә туып–үскән, ә Рамил Гарифҗанов шушы мәктәптә директор булып эшләгән. Шуңа бинаның яңарыш кичерүенә коллектив белән бергә алар да сөенде.
– Илшат Галимуллин да, Рамил Гарифҗанов та төзекләндерү эшләрен үзләре даими контрольдә тоттылар. Төзүчеләр дә бер көнгә дә тукталмыйча, бик тырышып эшләделәр, – диде Ленар Вәлиев.
Белем бәйрәменә мәктәпнең даими иганәчеләре – Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дә килгән иде. Бүлек җитәкчесе урынбасары Ирина Вәлиуллина һәм полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Фәнил Гайнетдинов балаларга Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменнән бүләкләр бирделәр.
Соңыннан беренче сыйныф укучылары кулларына белем иленә керү өчен “алтын” ачкыч, иганәчеләр исеменнән уку кирәк–яраклары белән букчалар тапшырылды.
Гөлсинә Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International