Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
50 елдан соң яңарды
2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
50 елдан соң яңарды
Кичә Казанбаш мәктәбе укучылары мәктәпкә аяк баскач, танымый торганнардыр, мөгаен. 1967 елда ишекләрен ачкан мәктәп быел өр–яңа сулыш кичереп, яңартылып, укучыларын кабул итте.
Мәктәпнең түбәсен 2014 елның декабрь аеннан алмаштыра башлаганнар. Һәм менә шул айлар эчендә куелган тырыш хезмәт аны яңартып бүгенге укучылары белән очраштырды. Заманча искиткеч төзекләндерү уздырылган, бөтен мәктәпкә бер генә керү–чыгу юлы калдырылып (аңарчы берничә бина булган), ашханәгә дә урамга чык- мыйча гына керә торган матур мәктәпне элеккеге укучылары күрсә, танымас та сыман. Элеккеге мәктәпнең эзе дә калмаган. “Арча КСМы” ширкәте ясаган төзекләндерү 18 млн. сум тәшкил итә. “Без бәлки укуга комачаулык та китергәнбездер, чөнки уку елы уртасыннан тотынылды бит. Ләкин коллектив тарафыннан ризасызлык та сизелмәде. Мәктәп коллективына, авыл халкына зур рәхмәт. Бергәләп эшләмәсәк, башкарып чыга алмаган булыр идек”, — ди ширкәтнең прорабы Азат Җәләлетдинов.
Гадәттә, бездә ремонт булды, дигән сылтау белән бакчага игътибар аз бирелә. Ә биредә бөтенләй башка күренеш: мәктәпнең капка төбендә үк күз явын алырлык чәчәк диңгезе каршы ала. Яшелчәләр дә түтәл–түтәл утыра, күбесен инде җыеп алырга да өлгергәннәр. “Укытучылар төзелеш белән җәй буе ял күрмәде, — ди директор Рамил Мөхәммәдиев. — Тик нәтиҗәсе бик рәхәт”. Укытучылар исә директорны мактый, “Җитәкчебезнең тырышлыгы белән шулкадәр эш башкарылды, аңа рәхмәт”, — диләр.
Казанбаш мәктәбенә 1964 елда нигез салынып, 1967 елда мәктәп тәүге укучыларын кабул иткән. Белем көнендә төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылган мәктәпне ачу тантанасында мәктәпкә шул елда беренче сыйныфка укырга кергән беренче чыгарылыш укучысы Газинур Гарипов, балаларны Белем көне белән котлап, беренче сыйныф укучысына символик ачкыч тапшырды.
Тантанага кунаклар күп килгән иде. Һәммәсе бүләк белән. Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина мәктәпкә кирәкле җиһаз алу өчен 50 мең сумлык сертификат бүләк итте. “Хөрмәтле укучылар, укытучылар, сезнең укуда, спортта ирешкән нәтиҗәләрегез өчен бүләк бу мәктәп”, — дип уңышлар теләп яңа уку елына озатты һәм беренче сыйныфка керүче балаларга район башкарма комитеты җитәкчесенең Котлау хатын тапшырды.
Яңа сулыш өрелгән мәктәптә барысы да яңа — тирә–якны әйләндереп алган коймалары да. Коймаларны район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәме белән төзегәннәр.
Мәктәпкә 48 ел. 70–80 елларда тирә–яктагы 15 авылга бер урта мәктәп булып, икешәр смена (бер сыйныфта 30га якын укучы) укытканнар. Ул еллардагы укучыларын сыендырган интернат хәзер мәктәпнең склады булып хезмәт итә. Казанбаш мәктәбе быел районда укыту, тәрбия эшләре буенча төп мәктәпләр арасында 1 урынга лаек булды. Киләчәктә якты мәктәп диварлары аларга шушы югарылыкны сакларга тагын да күбрәк көч бирер әле.
Заманында ничаклы баланы үз кочагына сыендырган мәктәптә быел 69 укучы укыячак, аларга 14 укытучы белем бирә. Үзвакытында 30ар балага хезмәт иткән сыйныфларны төзекләндерү барышында икегә бүлеп, икешәр сыйныф бүлмәсе ясаганнар. Шунлыктан, бүлмәләр күп, урын иркен, балалар бакчасына да урын калган. Төзекләндерү бәхете шулай итеп бакчага да елмайган. Аларга Арча урман хужалыгы ишегалдына уен мәйданчыгы бүләк иткән. Бакчага 20 бала йөри. Киләсе елларда да балаларның саны кимү күзәтелми икән. Димәк, киләчәкккә өмет бар, бакча да, мәктәп тә балалар авазыннан гөрләп торыр.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз