Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Апаз мәктәбендә икеләтә бәйрәм
2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Апаз мәктәбендә икеләтә бәйрәм
Быелгы 1 сентябрь Апаз урта мәктәбе коллективы, анда укучы балалар, аларның ата-аналары өчен икеләтә бәйрәм булды. Ныклап төзекләндерелгәннән соң күз явын алырдай өр-яңа хәлгә килгән мәктәп каршы алды аларны.
— Мондый мәктәптә фәкать тырышып укырга гына кала. Бердәм дәүләт имтиханнарына да яхшырак әзерләнергә, чит телләрне үзләштерергә, башка илләрдә яшәүче яшьтәшләрегез белән аралашырга хәзер бөтен мөмкинлекләрегез дә булачак. Заманнан калышмыйча, алдынгы карашлы, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев авылдашларын бәйрәм белән котлап һәм уку йортына 50 меңлек сертификат, көрәш келәме бүләк итте.
Белем бәйрәме чәчәккә күмелгән, үзе дә гөл кебек балкып торган мәктәп каршында үтте. Респуб- лика президент программасы буенча мәктәпне яңарту өчен 12,4 млн. сум бирелгән. “Арча МСО”сы ширкәте төзүчеләре узган ел декабрь аенда ук эшкә тотынганнар. Нәтиҗәсе сокланырлык. Район җитәкчесе әйткәнчә, мәктәпләрнең “кабыгы” гына калдырылып, башка бөтен җире яңартылган. Бу быел ныклап төзекләндерелгән 5 мәктәпкә дә кагыла.
Ә менә Апазда моның белән генә чикләнмичә, “Ватан” хуҗалыгы көче белән бик матур капка-койма да ясап куйганнар. Шушы эшләрне башкару өчен хуҗалык 1,5 млн. сум тоткан.
— Көнне төнгә ялгап эшләүче хезмәткәрләребез балалары укыячак мәктәп матур булсын дип тырыштык, — ди хуҗалык җитәкчесе Мансур ага Әхмәтов.
Бу бәйрәмгә дә ул буш кул белән килмәгән, каникулда хуҗалыкка ярдәм иткән укучыларга бүләкләр тапшырды, мәктәп коллективына яңа уку елында уңышлар теләде.
Бүләкләр, котлаулар күп булды бу көнне. Наласа авыл җирлеге башлыгы, шушы мәктәптә белем алган авылдашлары Илфира Шакирова да туган мәктәбенә кыйммәтле бүләген алып килгән, тәб- рикләүләрен дә матур итеп шигырь юлларына салып җиткерде. Андый игелекле, юмарт укучылары шактый икән Апаз мәктәбенең. Мәктәп директоры Раушан Сибагатуллин әйтүенчә, “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында элеккеге укучылары мәктәпкә 155 мең сумнан артык ярдәм күрсәткәннәр инде. Мәктәпне төзекләндерү программасына кертүгә зур көч куйган легендар якташлары, Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинга, респуб- лика, район, хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләренә, төзүчеләргә олы рәхмәтен белдерде ул үз чыгышында.
— Без мондый уку йортында эшләячәк яшь коллегаларыбыздан бераз көнләшәбез дә хәтта, — диде шаяртып, ветеран укытучы Ләлә Фәйзрахманова һәм шушы мәктәптә белем алган дәрәҗәле якташларыбызга тиң булырлык алмаш үсүен теләде.
Мәктәп тыштан гына түгел, эчке яктан да танымаслык булып үзгәргән. Бәйрәмгә килгән кунаклар классларда булып, укучылар, укытучылар белән аралашып, төпле киңәшләрен бирделәр. Илшат Габделфәртович 11 сыйныф укучыларына БДИга хәзердән үк әзерләнә башларга тәкъдим итте.
— Авыл баласы өчен Арча мәктәбенә барып имтихан бирү психологик яктан кыен булганга, моны алдан берничә тапкыр сынау формасында үткәреп карарга кирәк, — диде ул.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев быелгы уку елыннан әлеге алымны тормышка ашырырга ышандырды.
Исрафил Насыйбуллин
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз