Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бүләккә — спорт мәйданчыгы
2015 елның 4 сентябре, җомга
Бүләккә — спорт мәйданчыгы
Кешегә шатлык өләшү һәркемнең дә кулыннан килеп бетми. Яхшылыкны, шатлыкны шәфкатьле күңел ияләре генә эшләргә сәләтле.
Шөкер, районыбызда андый кешеләр бармак белән генә санарлык түгел. Җитәкчеләр арасында миһербанлы затларның булуы сөендерә. Мәсәлән, “Таттелеком”ның Арчадагы филиалы җитәкчелеге кебек.
Әлеге оешманың игелекле эшләре турында газета битләрендә еш яктыртылып барса да, аларның һәрберсе игътибарга лаек, үзенчәлекле, халык өчен эшләнә торган. Шушы көннәрдә генә Арча ЗУЭСы коллективы савап- лы гамәл кылып, райондагы шактый баланы сөендерде. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 баланы бәйрәм табыны артына чакырып, аларга бәйрәм оештырып, мәктәп әсбаплары тулы букчалар бүләк итте, 1 сентябрьдә Яңа Кишет, Симетбаш һәм Шушмабаш мәктәпләренә 1 сыйныфка баручы укучыларының һәрберсе шундый букчаларга ия булды. Ә аңарчы, яңа уку елы башланырга 4 көн кала, Акчишмә башлангыч мәктәбенә спорт мәйданчыгы төзеп бүләк итте. Әйткәндә генә ансат сыман, ә ул сүзләр артында никадәр хезмәт ята! Мәйданчыкка түшәргә 10ар тонна сыйдырышлы 20 йөк машинасы ком гына киткән! Коллектив белән бергә кулга–кул тотынып эшләмәсәң, барысына өлгереп тә булмый. Ләкин, нәтиҗәсе нинди куанычлы! Футбол, баскетбол, волейбол кырлары аерым ясалган, һәрберсе тоткарлык полосалары белән чикләнгән, уеннар өчен җайланмалар (сеткалар) белән җиһазланган. Бу мәйданчык мәктәп укучыларына гына түгел, Акчишмәнең спорт яратучы яше–картына хезмәт итәчәк әле. Моңа бигрәк тә яшьләр куаныр. Мәйданчыктан тыш коллектив авыл урамыннан мәктәпкә кадәр илтүче юлга таш та түшәгән, мәктәп коймаларын төзекләндергән. Элек тездән пычрак ерып йөргән балаларга гына түгел, авыл халкына да шатлык булган ул юл. Мәйданчыкны ачу тантанасында Арча ЗУЭСы җитәкчесе Рөстәм Гомәров мәктәпкә 8 пар чаңгы, футбол, волейбол, баскетбол туплары, скакалкалар, кыршаулар да бүләк итте.
Тантаналы ачылыш авылга ямь биреп, җанландырып җибәрде. ЗУЭС һәвәскәрләре һәм укучылар башкаруындагы җыр–моңга күмелгән бәйрәмгә өлкәннәр дә җыелган иде. “Таттелеком”ның матбугат үзәге җитәкчесе шагыйрь Рөстәм Закуанов Акчишмәгә багышлап язган шигырен көйгә салдырып, җыр итеп яздырып бүләккә алып кайткан. Бүгенге бәйрәмдә җыр авыл халкы өчен тәүге тапкыр яңгырады. Киләчәктә акчишмәлеләрнең иң яраткан җырына әверелер ул.
Бәйрәмнең балалар өчен иң күңелле мизгеле — Арча ЗУЭСы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган кызыклы уеннар булды. Уеннарда җиңүчеләргә бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде.
“Мәктәпкә шундый бүләк әзерләүнең төп максаты – балалар сәламәт булып үссен дип тырышу. Урман тирәлегендә утыручы авылда саф һава сулап яшәүче балалар спорт белән шөгыльләнеп сәламәтлекләрен тагын да ныгытачак, — ди Рөстәм Гомәров. — “Таттелеком” компаниясе җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинның бабасы Зариф Сәфәргалиев шушы авылдан чыккан кеше. Акчишмәлеләрне быел көзгә сыйфатлы кәрәзле элемтә белән дә сөендерергә ниятлибез. Кәрәзле элемтә генә түгел, телевидение, Интернет та югары тизлек белән эшләячәк”.
ЗУЭСның спорт мәйданчыгы ясавы юкка түгел. Әлеге коллектив үзе дә спорт белән дус яши. Алар республика күләмендәге ярышларда катнашып, алдынгы урыннар яулыйлар. Спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Күптән түгел хезмәткәрләре Фоат Фәрхуллин районда ГТО нормалары тапшыру буенча алдынгылыкка чыгып, ял йортына путевка белән бүләкләнде.
Акчишмә мәктәбенә килгәндә, биредә 4 сыйныфта 7 бала укый. Аларга ике укытучы белем бирә. Бәйрәм чарасында Рөстәм Гомәров 7 балага да мәктәп әсбаплары тулы букчалар тапшырды. Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева бу мәктәптән укырга төшкән укучыларның тәртипле, игътибарлы, ихтирамлы булуларын, белемгә тартылулары белән аерылып торуларын билгеләп үтеп һәм шундый балалар тәрбияләгәннәре өчен әти–әниләргә, укытучыларга рәхмәтен җиткереп, “Мин Акчишмә балаларын һәрвакыт үрнәк итеп куям”, — диде.
70 хуҗалыклы Акчишмәгә киләсе елга беренче сыйныфка 3 бала укырга керәчәк. Яшьләрнең шәһәргә китүенә авыл халкы да борчыла.
Шау–гөр килеп уйнаучы балаларның тавышы астында яңа гына язылган җыр яңгырый:
Акчишмәнең изге көмеш суы
Ераклардан безне чакыра...
Их, бәхет эзләп читкә киткән яшьләр дә кире кайтса иде...
Розалия
Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз