Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Укытучылар сабантуенда
2015 елның 4 сентябре, җомга
Укытучылар сабантуенда
Укытучылар өчен кызу урак өсте – яңа уку елы башланды. Быел ул бик матур чара – сабантуй белән старт алды. 31 августта Арча стадионы район мәктәпләре укытучыларын үзенә җыйды.
– Изге ният белән йөрүчеләр икәне күз алдында, күрегез, алар бәйрәм иткәндә яңгырга кадәр туктап торды, – дигән сүзләр ул көнне еш ишетелде.
Стадион капкасын керүгә, кунакларны үзләре чәчәкләр булып киенгән укытучылар каршы алды. Гүя ике яклап тезелеп бас- кан тере чәчәкләр арасыннан үтәсең. Ә аларга балалар бакчалары коллективлары әзерләгән чәчәкләр күргәзмәләре кушылып китә.
– Шундый чәчәкле, матур балачак илендә яшәгән балалар гына бәхетле була. Беренче чиратта шуны күз алдында тоттык, – ди “Шатлык” балалар бакчасы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова.
Яңа Кенәр иҗат йорты, Арча сәнгать мәктәбе коллективлары тарафыннан оештырылган кул эшләре күргәзмәләре дә шул бәхетле балачак илендә яшәүчеләр өчен.
Көне салкын булса да, бәйрәмгә килүчеләрнең, йөрәкләре кайнар иде. Шул кайнар йөрәкләр бергә кушылып, бөтен стадионга җылы өрде, котлау сүзләре, бүләкләр күңелләрне җылытты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев педагогларны яңа уку елына аяк басулары белән котладылар, алдынгы укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте район һәм үз кул астында булган республика газета-журналларына иң күп язылган абунәчеләр арасында “Газета-журналларга язылучыларга – айпад” дигән исем астында бәйге игълан иткән иде. Безнең райондашларыбыз да анда катнашты. 17 кеше беренче 50 катнашучы исемлегенә керде һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Аларның барысы да бер генә чарадан да читтә калырга тырышмаган укытучылар. Һәм бу көнне үзләренә сәхнәдән әлеге бүләкләр тапшырылды. Гөлфия Фазылҗанова, Зөлфия Хәмидуллина, Миләүшә Зарипова, Гөлгенә Вафина, Лилия Арсаева, Алия Газизова, Лилия Гыйлаҗиева, Вәсилә Сафина, Альбина Мөхәммәтгалиева, Гөлнур Сәлахова, Роза Хәйретдинова, Гөлфирә Зәкиева, Фәния Абдуллина, Гөлгенә Бәдретдинова, Эльфира Гасретдинова, Ләйсән Гозәерова, Гөлнара Хәмидуллинаны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
– Без беренче чиратта район газетасын алдырабыз. Укытучылар буларак, мәктәп тормышын чагылдырган мәкаләләргә күбрәк игътибар бирәбез, – диделәр алар.
Район һәм республика газета-журналлары киләчәктә дә киңәшчегез һәм дустыгыз булсын. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә оештырылачак. Катнашыгыз, җиңегез, тагын да зуррак бүләкләргә лаек булыгыз.
Сабантуй җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Укытучылар да, укучылар да чыгыш ясады. Уеннарда җиңүчеләр өчен бүләкләре дә яхшы иде. Теләгән кеше шунда ук ГТО нормаларын тапшыра алды.
Ә алгы мәйданда Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аның иҗатына багышланган бәйге оештырылды. Анда шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Укытучылар сабантуен Шәһәр көненә багышланган чара дәвам итте. Үзешчәннәребез чыгыш ясады, уеннар оештырылды. Бүләкләр дә булды.
Шәһәр халкын район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин котлады һәм бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
“Иң яхшы шәхси йорт” номинациясендә Лесная урамы, 16нчы йорт (Ләйлә һәм Илфир Миннебаевлар) җиңде, Маршал Жуков урамы, 7а йорт (йорт буенча җаваплы Фәридә Хәйруллина) күпфатирлы йортлар арасында иң яхшы дип табылды. “Надежда” торак милекчеләр ширкәте (Ибраһим Сабиров) бүләккә лаек булды. Бюджет оешмалары арасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (җитәкчесе Ринат Гәрәев), җитештерү предприятиеләре арасында “Энергосервис” ширкәте (Рамил Әхмәтгалиев) иң яхшылар исемлегенә керде. Иң төзек урам дип Космонавтлар урамы (территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, җитәкчесе Ринат Сафин) танылды. Бәйрәм лазер шоу белән тулыландырылды. Соңыннан салют белән тәмамланды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз