Тәртипсезләнеп йөргән күршеләрегезгә карата игътибарлы булыгыз

2015 елның 4 сентябре, җомга
18 августта Наласа авылында яшәүче 45 яшьлек Илнур Минһаҗев исерек хәлдә үз сарае эчендә учак якмакчы була. Ярый әле вакытында күршеләре күреп ала, янгын чыкмый кала. “И.Минһаҗев бер җирдә эшләми, даими спиртлы эчемлекләр куллана. Өй эчендә тәртипсезлек, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Аның белән сөйләшүләр дә алып барылды, тик файдасыз. Спиртлы эчемлекләр кулланучы, тәртипсезләнеп йөргән күршеләрегезгә карата игътибарлы булыгыз һәм алар турында 01, 02 телефоннары буенча безгә хәбәр итегез”, – ди дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International