Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Атлар чаба
2015 елның 4 сентябре, җомга
Атлар чаба
Шәһәр көне уңаеннан Арча ипподромында ат чабышы да булды. Анда атлар да күп катнашты. Питрәч, Саба, Балтач, Биектау районнарыннан, Киров өлкәсеннән (Малмыждан) дә җайдаклар килгән иде. Ярышны эш атлары башлап җибәрде.
15 ат икегә бүленеп чабышка китте. Финалга беренче өч урынны алганнар чыкты. Алар арасында беренче урынны Кәчедән “Альзат” кушаматлы аты белән Рәсим Әсәдуллин яулады. Икенче урында “Мәрҗани” ширкәтеннән Владимир Квасов (“Премулла” кушаматлы аты белән), өченче – Күпербаштан Ильвир Шәрифуллин (“Прелесть” кушаматлы аты белән). Район җитәкчесе иң соңгы килгән Илназ Сәләхетдиновка (Шушмабаштан) велосипед бүләк итте.
Алардан соң чабышка 2 яшьлек атлар чыкты. Монда беренче урынны Малмыждан Адель Габидуллин алды. “Мәрҗани” ширкәтеннән Анна Макарова финишка икенче булып килде. Иске Чүриледән Рөстәм Зарипов өченче булды.
Ярым чиста токымлы атлар арасында беренче урынны “Хитрый” кушаматлы аты белән Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов алды. Илназ иң яшь җайдак буларак та район җитәкчесе кулыннан истәлек бүләге алды. Ул әле быел дүртенче сыйныфка гына бара. Әтисе Илшат, әнисе Илсөя, апасы Гүзәл җанатарлары булып килгән.
– Илназ 6 яшьтән бирле атта йөри, – ди әтисе, улы җиңүе өчен сөенечен яшермичә. – Авыллар Сабантуйларында 2-3нче урыннарны ала иде. Ә бу юлы менә беренче килде.
Арчадан Рамил Рәхмәтуллин – икенче, Айваннан Исмәгыйль Яхин өченче булды. Аларның инде бу беренче ярышлары гына да, җиңүләре генә дә түгел. Исмәгыйль Яхинны бу көнне иң өлкән җайдак буларак та бүләк белән билгеләп үттеләр.
Чиста токымлы атларны карап торуы ук күңелле. Матурлар, уйнаклап кына торалар. Чабышта да осталар. Шундый 10 ат килгән иде. Беренче урынны Арчадан Салават Бикбаев яулады. Салават 9 яшьтән бирле бер генә ат чабышын да калдырмый, Сабантуйларда җиңүләр яулый.
– Быел Теләчедә, Саба районында – беренче, Кукмарада икенче килдем. Алары икенче ат белән. Ул атны миннән Илназ Шакирҗанов сатып алды һәм бүген беренче булып килде. “Шумный бор” кушаматлы 3 яшьлек бу ат белән беренче ярышым һәм җиңүем, – ди Салават Бикбаев.
Икенче урында Биектау районыннан килгән җайдак Александр Кумлев, өченче урында “Кырлай” агрофирмасы” ширкәтеннән Радик Гарифуллин.
Соңыннан Илшат Нуриев җиңүчеләргә бүләкләр тапшыр-ды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз