Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әмир ни әйтергә теләгән
2015 елның 4 сентябре, җомга
Әмир ни әйтергә теләгән
“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте “Казан-Арена”стадионында балалар открыткалары эскизлары конкурсы җиңүчеләрен котлады. Ул Республика көненә багышлап үткәрелде.
“Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” Республика көне белән!” – әнә шушы өндәмәләр, котлаулар открыткаларда чагылыш тапты. Конкурс- та җиңүчеләр арасында безнең районнан да бер бала бар. Ул Наласа урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучы Әмир Төхфәтуллин. Әмир Казаннан Дип- лом һәм республика символикасы төшерелгән бүләкләр белән кайтты.
“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте быел апрельдә республика күләмендә үткәрелгән “Без булдырабыз! Без бергә!” форумында барлыкка килде. Анда Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Безнең районнан да делегатлар бар иде. Форумның максаты президент программаларына һәм инициативаларына теләктәшлек белдерү максатыннан татарстанлыларны берләштерү һәм гамәлләрне тормышка ашыру иде. Делегатлар форумнан кызыклы кешеләр белән очрашып, секцияләрдә катнашып, яңа идеяләр белән канатланып кайтты. Әлеге хәрәкәт активистларын районның массакүләм чараларында гел күреп торабыз. Алар Арчаның үзәк мәйданында үткәрелгән флэшмобта (анда 300ләп кеше биеде), яшьләр өчен “Җомга” кафесын эшләүдә, зур чаралар үткәрелгән вакытта “Спорт сөюче Татарстан” дигән тематик мәйданчыкта ГТО нормаларын тапшыруны оештыруда, “Республика тасмасы” акциясендә, “Геройлар урамнары” проектын тормышка ашыруда һ.б.да актив катнашты һәм катнаша.
Балалар открыткалары эскизлары конкурсында җиңгән Әмир Төхфәтуллинның әнисе Миләүшә ханым:
– Әмир открытканы заманча ысул белән эшләде, – дип сөйләде. – Безнең Наласа мәктәбендә “Оста куллар” дәресендә Миләүшә Сабирҗанова балаларга кызыклы ысуллар белән төрле сүрәтләр, ваза, чәчәкләр һ.б. шундый нәрсәләр эшләргә өйрәтә. Эшләнмәләр бик матур килеп чыга. Узган ел кызыбыз Зөлфинә яшьтәшләре арасында җиңеп чыкты.
“Оста куллар” дәресен алып барган Миләүшә Сабирҗанова:
–Сырлы кәгазьләрне ваклап кисәсең дә, шул шакмакларны авторучка яки паста очына алып келәй белән урта бер җиреннән рәттән ябыштыра барасың, – дип аңлатты бу ысулны. – Бик вак, вакытны ала торган эш, әмма мавыктыргыч.
– Башта кызыл төстәге йөрәкне ясадым, – дип сөйли Әмир. – Аның кырыйларын яшел төс белән каймалап алдым. Аннан лалә чәчәкләре ясадым. Әти-әнине Республика көне белән котлап, текст яздым. Йөрәк сурәте ул әти-әниеңне, туган җиреңне, республикаңны ярату билгесе, яшел төс безнең милли төсебез, лалә чәчәкләре шулай ук милли бизәгебез.
– Идеясен бергәләп уйлаштык. Республика көненә багышланган әлеге открытка якыннарны котлап эшләнергә тиеш иде, – дип сүзне дәвам итте әнисе Миләүшә ханым. – Монда әти-әни, туган җир, республика аерылгысыз. Мәхәббәт, дуслык, бергәлек – менә кайда көч! Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Республика көне белән!
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз