Арчада әдәби мәйданнар гөрләде

2015 елның 4 сентябре, җомга
Арчада әдәби мәйданнар гөрләде
Безнең Арча районы талантларга бай, дип элек–электән әйтеп киләбез. Танылганнарына дан җырлыйбыз. Тик әле бүгенге көндә районда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрьләр, язучылар да бар.
Менә шулар белән очрашу, иҗатлары белән якыннанрак танышу максатыннан һәм Әдәбият елы уңаеннан үткәрелә дә инде “Әдәби мәйдан”нар. Аларны Арча үзәк китапханәсе территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре, Арча мәдәният йорты бергәләп оештырды. Шәһәрнең бер генә микрорайоны да читтә калмады.
– Китапханәбездә төрледән–төрле чаралар булып тора. Аларда кеше дә күп катнаша. Шулай да без халык арасына чыгарга, китапханәгә килә алмаганнар белән дә аралашырга булдык, – ди үзәк китапханә җитәкчесе Лилия Фазылова. – Безне тамашачылар бик җылы кабул итте. Биш микрорайонда да “Китап укучылар, сезнең өчен”, “Тукай–балаларга” дигән китап күргәзмәләре тәкъдим иттек.
“Әдәби мәйдан”ның беренчесе Арча станциясендәге күп функцияле мәдәни–спорт үзәге каршында булды. Ул Азат Шәвәләев башкаруындагы “Туган авылым” җыры белән башланып китте. Китапханәчеләр Рәмзия Минашаева белән Юлия Ибраһимова әдәбият яңалыклары, күренекле язу- чылар, аларның иҗатлары һәм китаплары, китапханә каршында эшләп килгән “Каурый каләм” түгәрәге җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова түгәрәк эшчәнлеге белән таныштырды.
– Бәлкем, сезнең арада да ачылып бетмәгән шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар бардыр. Алыгыз кулга каләм. Килегез, киңәшләшеп эшләрбез, – диде Халидә ханым.
Бик күп шигырьләр, җырлар авторлары Зиннур Тимергалиев, Рания Галәветдинова яңа әсәрләрен укыдылар, З.Тимергалиев сүзләренә язган җырларны кызы Айзилә белән Айгөл Ахунова башкарды. Эльза Минашаева, Лилия Гыйниятуллина, Алсу Иванованың шигырь сөйләүләрен дә тамашачы бик ошатты. Алар үзләре дә актив булды. Хәсибә Гатауллина шигырь сөйләде, Нурхадә Хәнәфиева язган шигырьне оныгы Наилә сәнгатьле итеп укыды, Инсаф Галиәхмәтов курайда уйнады. “Тукайны кем күбрәк белә” дигән викторина сорауларына да җавапларны тиз һәм төгәл таптылар.
– Свердлов урамындагы балалар бакчасында булган “Әдәби мәйдан” аеруча җанлы үтте. Күмәкләшеп биеделәр дә, үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укыдылар. Рания Яруллина, Диләрә Гарипова, Людмила Васильеваның иҗат җимешләрен дә хозурланып тыңладылар, Алия Ногуманова, Алинә Галимуллинаның җырлауларын, Карина Фәттиеваның шигырь сөйләвен дә ошаттылар. Рания ханым соңыннан катнашучыларга чәчәк бәйләмнәре, дисклар бүләк итте. Иң өлкән тамашачы Флера Шакирова да бүләксез калмады.
Көнчыгыш микрорайонында (Зур урам, 75нче йорт яны) китап сөючеләргә бик күп шигырьләре белән таныш Минһаҗ Кашапов, җырчы Факия Шәрәфетдинова, Арча, авыллар тарихын өйрәнүче, шаҗәрәләр төзүче Фәрит Салихов очрашуга килгән иде. Иң күп китап укучылардан Ринат Халитов, Халисә Сибгатуллинага Арча үзәк китапханәсе, Инсаф Габделбәровка республика балалар китапханәсе бүләге дә биредә тапшырылды. “Җирдә тынычлык хакына” исемле республика бәйгесе җиңүчесе Инсаф бик матур итеп шигырь сөйләде. Тамашачылар арасында да талантлылар табылды. Илфат Әскәров, Гөлназ Миннебаева, Мәрьям Зарипова шигырь сөйләсәләр, Настя Евдокимова җырлады.
Ә Питомникта “Әдәби мәйдан” авыл бәйрәме белән кушылып китте. Ел да Нәсимә Гарифуллина тарафыннан оештырыла торган искиткеч матур чара бу. Иң матур йорт, иң матур капка төпләре, иң матур бакча билгеләнә, хуҗаларына бүләкләр тапшырыла. Бәйрәмгә килгән иң яшь һәм иң өлкән тамашачы, клуб эшендә иң актив катнашучылар да игътибарсыз калмады. Шуңа өстәп бу юлы чәчәкләр, кул эшләре, китап күргәзмәләре дә оештырылган иде. “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле халык белән җырлы–биюле уен оештырды. Бәйрәмнең кунагы җырчы Мөнирә Абдуллина, Зөлфирә Габделбәрова, Нурия Мәгъсумова, Фәния Сабирҗанова чыгышларын тамашачы бик ошатты. Ибраһим Сабиров белән Вилорик Зыятдинов һәрвакыттагыча башлап йөрүчеләр рәтендә булды.
Ә “Әдәби мәйдан” аны тагын да тулыландырып җибәрде. Китапханәчеләрнең кызыклы һәм мавыктыргыч чыгышлары, әдәби викториналар тамашачыларны битараф калдырмады, шигырьләр дә яңгырады, кызыклы очрашулар да булды. Урта Бирәзәдән табигатьнең матурлыгына сокланып иҗат иткән, шигырьләре район газетасы битләрендә дә басылган Дамир Нуриәхмәтовның иҗатын тамашачы бик ошатты. Язилә Баһаветдинова, Ибраһим Сабиров, Чулпан Мөбәрәкшина, Раилә Сәлихҗанова үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте, Рәмзия Хәмидуллина шигырь сөйләде. Китапханәче Любовь Капралова иң күп китап укучылар Әнәс Ибәтуллин, Чулпан Мөбарәкшина, Елена Павлова, Чулпан Сабировага истәлек бүләкләре тапшыр-ды.
Балалар гына түгел, яшьләр дә, өлкәннәр дә ул көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International