Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәктәпләр ярминкәсе гөрләде
2015 елның 4 сентябре, җомга
Мәктәпләр ярминкәсе гөрләде
Мәктәпләр ярминкәсен ел да Арча халкы түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмый, ул көнне җаның ни тели, шуны – яшелчәсен, җиләк-җимешен, пешкән әйберләрен, кайнатмасын һәм башка кирәк-яракларны юнәтергә була.
Һәм арзан бәядән. Өстән яңгыр сибәләп торуга карамастан, халык быел да күп килгән иде. Төне буе саклап торганнармыни, иртәнге җидедә ярминкә гөрли иде инде. Өстәлләр товардан сыгылып тора. Кибетче урынында – укытучылар үзләре. Якты чырай белән каршы алалар, товарларын мактыйлар. Кирәкмәсә дә алырсың. Мәктәп директорлары да шул тирәдә кайнаша, шунда ук сатучы укытучыларга ярдәмгә килә.
– 70тән артык товарыбыз бар, – диләр Иске Ашыт мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Гөлфирә Галиева, Нурия Гарипова, биология укытучысы Әминә Әхмәтгалие- ва, физкультура укытучысы Габделфәрих Сәлахов. – Бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, баллы борыч, сарымсак һәм башкалар – бар да мәктәп бакчасында үскән.
Ашытбаш мәктәбе укытучылары Гөлүсә Гыйззәтуллина, Рәсимә Зәкиева, Әлфия Әхмәтгалиеваның да сату әйбәт бара.
– Кишер, чөгендер, суган уңышы бик яхшы булды. Аларны бик тиз алып та бетерделәр. Яшелчә орлыклары, тәмләткечләр дә бик әйбәт сатылды, – ди мәктәп директоры Рәмизә Кавиева.
Укытучылар төне буе йокламаган күрәсең, әле күптән түгел генә мичтән чыккан чәй ризыклары да күп иде сатуда.
Ассортимент күп булсын өчен өйдән дә әйберләр алып килгәннәр. Йомырка, эремчек, сөт, умарта балы – әнә шундыйлардан. Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Эльмира Әхмәтгалиева алып килгән шундый продуктлар бик яхшы сатыла.
Апаз мәктәбе чәй өстәле әзерләгән. Самоварда кайнаган чәй янында әле яңа табадан төшкән коймагы да бар. Күңелләре киң кызларның, берәүне дә сыйламый җибәрмиләр.
5нче гимназия биләмәсе яныннан да кеше өзелеп тормый. Әлфия Сабирова чиккән түбәтәйләр берәүне дә игътибарсыз калдырмый. Гөлүсә Вәлиуллина үстергән чәчәкләргә, үсентеләр, әле дә пешеп утырган эре-эре җиләкләргә, карлыган куакларына кем генә битараф калыр икән.
Исемнәрен телгә алмаганга үпкәләмәсләр, дип уйлыйм, һәр мәктәп коллективы мактауга лаек, ярминкәгә көченнән килгәнен дә, килмәгәнен дә кушып, бик яхшы әзерләнгән. Сату да яхшы барды, шунда ук сәхнәдән укытучылар һәм укучылар җыр-бию белән халыкның күңелен күрергә дә өлгерделәр.
Гөлсинә Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз