Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балалар да, өлкәннәр дә шатлана
2015 елның 4 сентябре, җомга
Балалар да, өлкәннәр дә шатлана
Кичә Арчада республика президент программалары кысаларында балалар бакчасы һәм Җиңү паркы ачылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 3 сентябрьдә Арча районында булды. Аны муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Мөхтәрәм кунак Арча шәһәрендәге 11 номерлы балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Әлеге бинада заманында башлангыч мәктәп урнашкан иде, аннан ул төрле хезмәтләр карамагына күчте. Ниһаять, менә ул үзгәреп, матурланып яңадан балалар карамагына бирелде.
— Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән безнең районда балалар бакчалары проблемасы уңай хәл ителеп килә, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев үзенең чыгышында. — Менә бу бакча да шуның бер мисалы булып тора, без моңа бик рәхмәтле.
Фәрит Мөхәммәтшин ата–аналарны, тәрбия- челәрне, балаларны әлеге сөенечле вакыйга белән котлады.
— Игелекле бина булсын, сезнең шатлыклы йөзләрегезне күрү безнең өчен дә бәхет ул, — диде.
Хөрмәтле кунаклар тантанага буш кул белән килмәгәннәр. Илшат Нуриев балалар бакчасына — 50, Фәрит Мөхәммәтшин 100 мең сумлык сертификатлар тапшырды.
Республика Дәүләт Советы Рәисе балалар бакчасы белән танышу барышында башкарылган эшләрнең сыйфатына уңай бәя бирде, бакча территориясендәге уен мәйданчыкларын ошатты.
Ул шулай ук район үзәк хастаханәсенең ныклап төзекләндерелгән өлешен карады. Аннан соң Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә төзелгән үзәк паркны ачу тантанасында катнашты. Биредә олы кунакны сугыш һәм тыл, хәрби хезмәт ветераннары каршы алды. Фәрит Мөхәммәтшин алар янында тукталып хәлләрен сорашты. Ул Арча педагогика көллияте каршындагы “Прометей” клубы әгъзалары сугыш үткән Новгород өлкәсеннән табып алып кайткан экспонатларны кызыксынып карады, клуб җитәкчесе Илһам Низаметдинов белән сөйләште.
Күп санлы кунаклар, сугыш еллары авырлык- ларын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннар да, бу турыда китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белгән яшьләр дә, әлеге паркта булучы һәркем дулкынлану минутлары кичерми калмагандыр. Биредә бар да сугыш еллары рухы белән сугарылган, бу парк һәрвакыт Җиңүнең җиңел генә бирелмәгәнлеген, аның кадерен белергә кирәклеген исенә төшереп торыр.
— Арча шәһәренә мондый парк бик кирәк иде, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. — Ул арчалыларның яраткан ял урынына әверелер, анда төрле чаралар үткәрелеп торачак, без анда күчмә кинотеатр да урнаштырыр- га уйлыйбыз.
— Биредә кеше һәрвакыт менә шулай күп булсын иде, дигән теләктә калам, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Бик матур парк төзегәнсез, аның Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төзелүе дә символик мәгъ- нәгә ия.
Хөрмәтле кунак Арчаның үзгәртеп корылган 3нче номерлы гомумбелем мәктәбендә дә булды.
Соңыннан ул район активы белән очрашты. Очрашуны район җитәкчесе Илшат Нуриев ачты.
— Республика президент программалары безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла, — диде ул. — Халыкның кәефе әйбәт, арчалылар үзләренә карата күрсәтелгән кайгыртучанлыкка яңа уңышлар белән җавап бирерләр.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Арчаның күзгә күренеп үзгәрүен билгеләп үтте.
— Республика да үзгәрә, — диде ул. — Рус, татар, мари һәм башка милләтләрнең үзара дуслыгы, бердәмлеге үсешебезнең төп нигезе булып тора. Республика алып барган сәясәт үзен аклый, милләтләр, диннәр арасындагы татулык — иң мөһиме.
Республика җитәкчеләре һәрвакыт халык арасында, бер сулышта. Безнең тотрыклы яшәү, кыенлыкларны җиңү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча республикада эш инде күптәннән алып барыла, киләчәктә дә ярдәм булачак. Авылда яшәп ничек инде сыер, тавык асрамыйсың? Сату культурасын үстерергә кирәк. Казан базарларында Израильдә үскән кишер саталар. Арча бәрәңгесен, кишерен юып, сатып алучыны кызыктырырлык итеп сатуга чыгарып булмыймени?
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың үсеш перспективаларына да тукталды, 13 сентябрьдә булачак сайлауларда актив катнашырга чакыр- ды.
Арчада үткән тантаналарда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Рауль Рәхмәтуллин, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов катнашты.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз