Яңа сайт

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
2015 ел башында Россия Пенсия фондының яңа сайты эшли башлаган иде.
Кулланучылар аны бик уңайлы дип тапты һәм югары бәяләде. Хәзер сайтка керүченең кайда яшәвеннән чыгып мәгълүмат бирү ысулы тормышка ашырыла. Яшәү урыны автомат рәвештә билгеләнә. Мәгълүмат бирү ысулы да үзгәрде. Пенсия фонды хезмәтеннән файдаланучылар өчен барлык материаллар да бер урынга тупланган. Сайт аша Россиянең төрле почмагында клиент хезмәтенә кабул итүгә язылырга, белешмәләр һәм документларга заказ бирергә, түләү документларын тупларга, Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать җибәрергә, on-line–консультантка сорау бирергә, Россия Пенсия фондына видеошалтырату ясарга була. Сайтта иминиятләнгән кешенең шәхси кабинеты ачылган, иминият кертемнәре түләүчеләр кабинеты да бар. Моннан тыш, 2015 елда сезгә күпме пенсия балы исәпләнергә мөмкинлеген күрсәткән яңа сервис эшли башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International