Йөзү буенча ярышлар булды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Арча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча федерация призына ярышлар булды. Анда 2000 елгы һәм аннан яшьрәк 30 яшүсмер катнашты. Беренче урыннарны Данил Зәйнуллин, Аделина Хәсәнова, Азамат Мозафаров, Дарина Майорова, Камил Рәхимҗанов (тренерлары Гүзәл Мозаффарова) яулады. Йөзү буенча федерация җитәкчесе һәм иганәче Назыйм Сибагатов җиңүчеләргә, шулай ук башка катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International