Шахмат бәйгесе

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Шахмат бәйгесе
Республика көне уңаеннан “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында шәһәр беренчелегенә ярыш үткәрелде.
Бәйгедә оста шахматчылар катнашты. Бәйге тыныч, кискен һәм мавыктыргыч шартларда үтте. Нәтиҗәдә беренче урынны Арчадан Ленар Вахитов, икенче урынны Түбән Аты авылыннан Мидхәт Гайнетдинов, өченче урынны Арчадан Марсель Хәлилов алды. Шулай ук Арчадан Мәхмүт Ногманов, Яңа Кенәрдән укытучы Таһир Сәмигуллинның яхшы уйнавын күрсәтергә кирәк.
Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Иң яшь һәм иң өлкән уенчы да бүләк алды.
Әмир Шәяхмәтов,
“Ладья” шахмат клубы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International