Мал табибларын зурладылар

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Мал табибларын зурладылар
31 августта Азнакайда Ветеринар хезмәткәрләре көненә багышланган сабантуй булды. Арча районының лаеклы ветеринарлары да сәхнәгә чакырылды. Ветеринар табиблар Шәрәфиевлар династиясе – Мөхәммәт Мифтахович, Фалиянур Шакирҗановна, Алмаз Мөхәммәтовичка кыйммәтле бүләкләр һәм кубок тапшырылды. Ветеринар табиб–эпизоотолог Фәрит Камали улы Гыйләҗев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Министр Марат Әхмәтов Фәрит Гыйлаҗевны үзе котлады һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International