Әдәби мәйдан

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Әдәби мәйдан
Чираттагы әдәби мәйдан Борһанов исемендәге ял паркында булды. Ул Зиннур Тимергалиевның Айгөл Ахунова башкаруында “Арча кичләре” җыры белән башланып китте. Рәмзия Минашаева белән Юлия Ибраһимова әдәбият яңалыклары, күренекле язучылар, иҗатлары, юбиляр китаплар белән таныштырды. Китапханә каршындагы “Каурый каләм” түгәрәге җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова шәһәрдәге үзешчән шагыйрьләр, язучылар, аларның басылып чыккан китаплары турында сөйләде, сәнгатькә тартылучыларны кулларына каләм алырга чакыр- ды. Минһаҗ Кашапов, Факия Шәрәфетдинова, Дамир Нуриәхмәтов үз иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Зиннур Тимергалиев “Туган нигез” җырын (Орнашбаш егете Ринат Нуруллин көе) тәкъдим итте. Балалар асфальта рәсем ясады, өлкәннәр Тукай иҗатын искә төшерде. Лилия Гыйниятуллина, Эльза Минашаева, Алсу Иванова, Рәмзия Хәмидуллина шигырьләр сөйләде. Халык та бик актив булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International