Штрафны 60 көн эчендә түлә

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Штрафны 60 көн эчендә түлә
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозгансың һәм аның өчен штраф килгән икән, аны вакытында түләргә кирәк. Югыйсә, җитди проблемалар килеп тууы бар.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә штраф салынуы турындагы карар үз көченә кергән көннән 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Югыйсә түләнмәгән административ штрафны икеләтә күләмдә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) түләргә туры киләчәк. Яки 15 тәүлеккә административ арест салынырга, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш бирелергә мөмкин.
Быелның җиде аенда гына да ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан вакытында штраф түләмәүчеләргә карата 182 административ материал әзерләнгән. Аларны суд караган. Хәзер 142сенә икеләтә штраф түләргә, ә 40ына 15 тәүлек утырып чыгарга туры киләчәк.
Вакытында әҗәтен түләргә теләмәгән кешеләрнең чит илләргә чыгу хокукы да чикләнергә мөмкин. Хәзерге вакытта респуб- ликада андыйлар саны 10 меңнән артып киткән. Шулай ук транспорт чарасына арест салып, аны сатканнан кергән акчаны әҗәтне түләүгә тоту ысулы да актив кулланыла.
– Кайбер транспорт белән идарә итүчеләр автоматик режимда ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары өчен җәза бирелүе турында белмәгәнгә сылтап, җаваплылык- тан качарга тырышалар, – ди ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин. – Исегезгә төшерәбез, бу очракта да штрафтан котылып кала алмыйсыз. Иң яхшысы, күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, аннан вакытында котылу. Штрафларны банк терминалларында да түләргә була. Әмма мәгълүматлар базасына вакытында барып җитсен дисәгез, Дәүләт автомобиль инспекциясе белән элемтәдә торган кредит учреждениеләренә түләгез. Аларның тулы исемлеге gibdd. tatarstan.ru сайтында бар.
Гөлсинә Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International