Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сабыйлар сөенде
2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Сабыйлар сөенде
Күп балалы, аз керемле, авыр хәлдәге, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр бездә бер вакытта да игътибар үзәгеннән читтә калмый.
Җаваплы оешмалар да, кайбер иганәчеләр дә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге дә бу изге гамәлдән читтә калмый.
Күптән түгел җитәкчесе Алмаз Борһанов, хәрби комиссариатның социаль һәм пенсия бүлекчәсе җитәкчесе Рәмлә Хәкимҗанова район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе секретаре Лилия Завялова белән әлеге гаиләләрдә булып, хәлләрен белделәр. Бүләкләре дә күп иде.
– Коллектив белән уртага салып сөйләштек. Һәркем үз өлешен кертергә ризалык белдерде. Җыелган акчага билге өчен генә дип рәттән барлык балаларга да түгел, ә чыннан да мохтаҗ саналган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләренә кирәкле әйберләрен алып бирергә булдык, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Моның өчен башта Лилия Завяловадан тиешле мәгълүматны алдык. Ул үзе дә бик теләп безгә кушылды.
– Күп балалы өч гаиләне сайлап алдык. Әниләренә шалтыратып, балаларына нәрсә кирәклеген, өс һәм аяк киемнәренең размерларын сорадык, – ди Лилия Завялова.
Урта Бирәзәдә яшәүче Миләүшә һәм Илшат Җәләевлар алты бала тәрбияли. Иң олысына 18 яшь, төпчекләре Миланага әле 4 кенә ай. Әниләре Миләүшәгә ияреп, Миланадан кала барысы да каршыга чыкты.
– Үзем балалар белән өйдә, ирем “Жилкомбытсервис”та слесарь булып эшли. Аның да хезмәт хакы зур түгел. Терлекләр асрыйбыз. Тик акчаны берничек тә җиткереп булмый шул. Өйдә балалар булыша. 9нчы сыйныфны тәмамлаган Ленар җәй буе эштә булды. Яңа Кенәрдә интернатта укучы Фаина да бик тырыш, өйдә ул уң кулым, – дип балаларын мактап китте әниләре.
Без килгәндә дә Фаина нидер эшләп йөри иде булса кирәк, алъяпкычын да салырга өлгермәгән. Мәктәптә укучы Илмир белән Фаина гына түгел, 6 яшьлек Рамилә дә бүләксез калмады. Сабыйларга күчтәнәчләр дә бар иде.
Божада яшәүче Роза Галиәкбәрова 6 бала белән ялгыз калган. Рәсим, Азалия, Алишер мәктәптә, Азат белән Әнвәр балалар бакчасында, 6 яшьлек Азамат өйдә. Ире барында тормышлары әйбәт барган. Тик ул вакытлыча туган ягына киткән. “Тиздән кайтырга тиеш. Авыр булса да, бераз түзәргә туры киләчәк”, – ди Роза.
Киемнәргә балалар гына түгел, әниләре дә сөенде. Шунда ук киеп тә карадылар. “Берәр размерларын зуррак әйткән идем. Тиз үсәләр бит алар”, – диде ул.
Аннан Иске Масрага юл алдык. Биредә үзләренең 4 балалары белән Райковлар гаиләсе яши. Ана капиталы акчасына иске генә йорт сатып алып, Казаннан кайтып урнашканнар. Гаилә башлыгы Александр бик тырыш кеше икән. Алты метр озынлыкта теплица ясап куйган. Шунда кыяр, помидор үстергән. “Яшелчәләр бик уңды. Артыгын саттык. Икеләтә файда булды. Сарай эшлим, сарыклар алып үрчетергә исәп”, – ди ул. Кош–корт асрыйлар. Йортка өстәп янкорма да сала башлаган. Тик, чынлап торып аякка басканчы, күп тырышырга кирәк шул әле. Фирдүс, Тимур, Артур, Маша күзгә күренеп үсеп килә. Киемнәр алырга да күпме акча кирәк. Шуңа бу бүләкләр бик урынлы булды.
– Тормышның шулай авыррак баруында балаларның бер гаебе юк. Күп балалы гаиләләргә аз гына булыша алганбыз, сабыйларны сөендергәнбез икән, без моңа бик шат, – ди Алмаз Борһанов.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз