Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ветераннар – Яңа Кишет авыл җирлегендә
2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Ветераннар – Яңа Кишет авыл җирлегендә
Яңа Кишет авыл җирлегендә район ветераннар советы президиумының күчмә утырышы булды.
Район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев җитәкчелегендә Арчадан һәм Яңа Кенәрдән президиум әгъзалары, сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зарипов, сугыш һәм хезмәт ветераны Халисә Гафурова, хәрби көчләр ветераннары оешмасыннан Юрий Козлов катнашты.
Ветераннар күчмә президиумы эшен җирлектәге социаль объектларны караудан башлады. Симетбашта һәйкәл янында, мәдәни-спорт үзәгендә булдылар, Кышкардагы мәчеткә керделәр, Яңа Кишеттә төзекләндерелгән мәктәпне, Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музеен карадылар, шушы музейны торгызуга, мәгълүматлар туплауга үзеннән искиткеч зур өлеш керткән ЗУЭС җитәкчесе Рөстәм Гомәровның Герой турында сөйләвен тын да алмыйча бирелеп тыңладылар.
– Без Яңа Кишет мәктәбенә Гани Сафиуллин исемен бирүне сорап үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Үтенечебезне кабул итәрләр һәм әлеге белем йорты якташ Геройлары исемен йөртер дип өметләнәбез, – диде Альберт Җамалиев төзекләндерелгән бинаны карап чык- каннан соң.
– Безнең төп максат – авыл халкы тормышын яхшырту. Шуны күздә тотып, юллар салына, чишмәләр карала, фельдшер–акушерлык пунктлары эшләп тора. Һәр авылда медицина хезмәткәре бар. Иске Кишеттә электр баганалары алышынды. Интернет, телефон, телевидение – нәкъ шәһәрдәгечә. Тик менә бер проб- лема – авылда яшьләр калмый, – диде Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов.
– Бу сәхнәдә иң беренче булып күтәрелеп, җырлавым белән горурланам, – диде Симетбаш авылы мәдәни–спорт үзәгенә кергәч, хезмәт ветераны Факия Шәрәфетдинова. – Әни минем шушы авылдан. Хәдичә әби белән Һидиятулла бабай аны тәрбиягә алып үстергәннәр. Лотфулла исемле балалары сугышта һәлак булган. Шуңа Хәдичә әби туганының баласына Лотфулла дип исем куштыр- ган. Лотфулла Шәфигуллин туганнарына гына түгел, авылдашларына да бик игелекле кеше булып чыкты.
– Симетбаш авылы халкы – бәхетле халык. Аларның намуслы, тырыш хезмәтчәннәре, ярдәм итәргә әзер торган кешеләре бар. Шуларның берсе – сөт җыючы һәм үз кибетләре булган Рәхимә Мортазина. Корбан ашлары, очрашулар үткәрүдә ул булыша.
Нинди генә чара оештырылса да, бөтен авылның китапханә, клуб хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Муллалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар бик белемле. Әхлакый тәрбиягә зур урын бирәләр.
Безнең авылларда хәзер аракы белән туй, юбилейлар үткәрү бетте, – диде җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Раиф Әхмәтшин.
Аннан ветераннар советы президиумы әгъзалары Хәтнәгә бардылар, изге чишмәне, чиркәүне карадылар. Биредә дә аларны Рөстәм Гомәров каршы алды һәм озатып йөрде, әлеге урыннарның тарихы белән таныштырды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз