Маһинур әби оныклары тәрбиясендә

2015 елның 11 сентябре, җомга
Маһинур әби оныклары тәрбиясендә
Маһинур Мортазинаның йорты Яңа Ашытта бик матур урында, табигать кочагында урнашкан. Бәлки, шуңадыр да, оныклары анда мунчасы, ял бүлмәләре белән дача йорты салып куйганнар.
Маһинур апа Казанда үзләре тәрбиясендә яшәсә дә, Рөстәм белән Рамил әниләре туып–үскән йортны, туган нигезләрен ташламыйлар. Еш кайтып йөргәннәре күренеп тора, каралган бакчада помидорлар кызарып, зиннәтле гладиолуслар шау чәчәктә утыра.
90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә дип бу юлы Маһинур апаның үзен дә алып кайтканнар. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев махсус өенә килеп туган көне белән котлавына, чәчәк бәйләменә һәм бүләкләргә сөенде ул.
– Бердәнбер кызым Гөлфинур вафат булганда Рөстәм 5 сыйныфта гына укый, Рамил укырга кермәгән иде дә әле. Әтиләре тәрбияләп үстерде үзләрен, мин дә булыштым. 1994 елны әтиләре дә вафат булды. Әти–әниләре урынына да, әбиләре урынына да мин калдым. Бик игелекле балалар булдылар. Менә картайган көнемдә мине үз канатлары астына алдылар, – ди Маһинур апа. – Бик карыйлар, бик тәрбиялиләр, киленнәр дә бик яхшы туры килде, оныкчыкларым да янымда бөтерелеп йөриләр.
Маһинур апа әле яшенә күрә бик тере. Кәефеннән дә зарланмый. Тик менә колаклары ишетмәве генә борчый аны.
– Авырсак та аптырарлык түгел. Безнең балачак, яшьлек еллары бик авыр чорга туры килде шул. Башлангыч белем генә алып калдым, укуны дәвам итәргә мөмкинчелек булмады. Сугыш башланды. Ул елларда күргән газапларны искә төшерәсе дә килми. 1943 елның көзенә кадәр урман кистем. Аннан сыер саудым. Берзаман үземне ветсанитар итеп куйдылар. Тик ошатмадым мин ул эшне, яңадан фермага терлекләр карарга куюларын сорадым. Шулай 1981 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, 32 ел фермада эшләдем, – дип үткәннәрен искә төшерә тыл һәм хезмәт ветераны.
Фермада эшләгән елларында алдынгылыкны бирми Маһинур Мортазина. Мактау грамоталарына, 1974–1975 елларда “Районның иң яхшы терлекчесе” исеменә, 1975 елда социалистик ярыш җиңүчесе буларак “Намуслы хезмәте өчен” медаленә лаек була.
– Мине котларга районнан ук килгәннәр икән, димәк, тырышлыкларым юкка булмаган. Шунысына сөендем, – ди Маһинур апа. – Минем өчен бүген иң шатландыр- ганы – оныкларымның миңа булган мөнәсәбәте. Кайсысына барма, кадерле әби бит мин.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International