Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Мин сайлауларга ни өчен барам”
2015 елның 11 сентябре, җомга
“Мин сайлауларга ни өчен барам”
Без шушы сорауга җавап алу максатыннан сораштырулар үткәрдек.
Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлеге җитәкчесе, 2011 елда “Ел табибы – Ак чәчәкләр” конкурсында җиңеп, җиңел машина белән бүләкләнгән Ренат Урманов:
– Сайлауларга, әлбәттә, барам. Бу безнең тормышыбыз, ә аңа битараф карап булмый. Быел менә кызыбыз мәктәпне тәмамлап, Америкага укырга китте. 2013 елда ул FLEX программасын отып, Америка мәктәбендә укып кайткан иде инде. Улыбыз аспирантурада укый. Быел хастаханәне ничек уңайлы һәм матур итеп төзекләндерделәр. Яңа медицина җиһазлары кайтачак. Сайлаулар ул бик тә әһәмиятле сәяси вакыйга. Безнең иминлегебез, тынычлыгыбыз, мул яшәвебез һәм дә сәламәтлегебез дәүләт белән идарә иткән кешеләрдән тора. Сайлауларда без иң лаеклыларга тавыш бирик.
Шурабаш авылыннан терлекче Валентин Федоров:
– Иптәшем Ирина белән икебез дә фермада бозаулар карыйбыз. Өч балабыз бар. Алар өч телне дә беләләр: үз ана телебез (мари), татар һәм рус телләрен, чит телне дә өйрәнәләр. Ана телендә мәктәптә дә укыйлар. Авылда “Шишор” мари халык ансамбле бар, йолаларыбыз саклана, матбугатны теләгән телебездә алабыз, мәктәбебез ныклап төзекләндерелде. Сайлауларның әһәмиятле вакыйга икәнен йөрәгем белән аңлыйм. Яшьтән Әфганстанда хезмәт итеп кайткан кеше мин. Ил, республика, район, авылым язмышына битараф кала алмыйм. Шуңа да сайлауларга барам. Башкаларны да сайлауларда катнашырга чакырам.
Арчадан укытучы Елена Герасимова:
– 18 яшем тулганнан бирле сайлаулардан калган юк. Быел да барачакмын. Үз фикереңне белгертергә кирәк бит! Мин гомерем буе Арчаның 1нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Элеккеге белән бүгенге мәктәпнең аермасы бик зур. Яңа спорт залы, ашханә, актлар залы, җылы бәдрәфләр, техник җиһазлар – үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел. Сайлауларга тагын да уңай якка үзгәрешләр булыр дип өметләнеп барабыз. Укытучы ул иң элек укытучы булырга тиеш. Укытучы өчен иң мөһиме укучы, чын кеше тәрбияләү. Аңа артык эш йөкләмичә, кәгазь мәшәкатьләреннән арындырып, балага белем бирү, җәмгыять өчен лаеклы кешеләр тәрбияләүне төп эш итеп куярга кирәк. Мин бу үзгәрешләрнең булачагына ышанам. Җәмгыятьтә яшәп тә, анда барган вакыйгаларга битараф калырга ярамый. Сайлаулардан без тагын да уңай якка үзгәрешләр көтәбез, ә бу безнең иң лаеклыларны сайлавыбыздан тора.
Сикертәннән дүрт бала әнисе Фәридә Гобәева:
– Безнең сайлаудан калган юк, әлбәттә, барабыз. Аллага шөкер, “Яшь гаиләләр” программасы буенча зур итеп өй салып чыктык. Менә әле олы кызыбыз- ның туе булды. 17 яшьлек улыбыз Үрнәк агросәнәгать көллиятендә укый, бер кызыбыз 3нче сыйныфта, кечкенәсе – 5 яшьлек улыбыз бакчага йөри. Иптәшем “Ак Барс” агрокомплексы”нда терлекче булып эшли. Үзем кибеттә сатам. Мәктәбебез өр-яңа, рәхмәт төшкере, бакчабыз әйбәт кенә эшләп тора. Сайлауларга авыл эчендәге юлларыбыз да рәтләнер әле, дигән өметләр белән барабыз. Сайлау- ларда катнашу безнең гражданлык бурычыбыз. Аннан читтә калу ул үзеңнең киләчәгеңә, гаиләңә, балаларыңа карата битарафлык күрсәтү булыр иде. Барыбыз да сайлауларда катнашыйк!
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз