Иң чибәрләр – Арчада

2015 елның 11 сентябре, җомга
Иң чибәрләр – Арчада
Кичә Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2015” Бөтенроссия конкурсының зона сайлап алу бәйгесе үтте.
Анда Арчадан эшмәкәр Җәмилә Яруллина, Сабадан балалар бакчасының музыка укытучысы Миләүшә Рамазанова, Әтнәдән Арча педагогика көллиятенең 5 курс студенты Айсылу Гарипова, Югары Осланнан татар теле укытучысы Гөлфия Абдуллина һәм Кукмарадан мәдәният хезмәткәре Регина Хәкимҗанова катнашты.
Бәйге барышында кызлар төрле иҗади формада үзләре белән таныштырды. Миләүшәнең бик матур итеп халык җырын башкаруы, Айсылуның авылдаш кызлары белән бергә биюе, Алсуның көнчыгыш кызлары биюе, Регинаның ярдәмче төркем белән “Кыз елату” йоласын бик матур итеп сәхнәләштерүе, ә безнең Җәмиләбезнең видеоязма ярдәмендә үзенең уңышлары белән таныштыруы бик отышлы булды.
Жюри җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдергәнчә, бу конкурс Чиләбе өлкәсендә яралып, бүген инде Бөтендөнья татар конгрессы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән илкүләм зур чарага әверелгән. Быел ул шушы рәвештә беренче тапкыр үткәрелә. 14 сентябрьдә аның республика финалы, ә 16 октябрьдә Чиләбедә җиңүчесе билгеләнәчәк. Алдагы елларда җиңүчегә хәтта җиңел машина да бүләк иткәннәр.
Ә әлеге бәйгегә килгәндә, безнең зонадан Татарстан финалына райондашыбыз Җәмилә Яруллина һәм Кукмара чибәре Регина Хәкимҗанова узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International