Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Чебешне көзен саныйлар
2015 елның 11 сентябре, җомга
Чебешне көзен саныйлар
Шушмабаш мәктәбе тәҗрибә участогында язын булган идек. Ул чакта әле яшелчәләр утыртылган гына, үсентеләр матур булып күтәрелеп кенә килә иде.
Басуы белән кәбестә үсентеләрен, түтәле–түтәле белән кишер, чөгендер, суганын, теплицадагы күчереп утыртуларын көтеп яткан кыяр, помидорын күреп:
– Барысы да яхшы гына үсеп китеп, югары уңыш бирсә, моның кадәр яшелчәне кая куярсыз? – дип сорадым.
– Уку елы дәвамында ашханәдә балаларны туендырырлык салатын, кайнатмасын әзерлибез, сакларга салып куябыз. Артып калганын балалар бакчаларына сатып бирәбез. Аннан кыш буе ярминкәләр булып тора, аларга алып чыгабыз. Берсенең дә әрәм булганы юк, – ди мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова.
Чебешне көзен саныйлар, диләр. “Чебеш санарга” дип күптән түгел яңадан Шушмабаш мәктәбенә сугылдык. Мәктәпнең технология укытучысы, тәҗрибә участогы өчен җаваплы Әнис Шәймәрданов бакча буйлап “экскурсия”гә алып чыгып китте.
– Менә бу урында суган утырткан идек. Уңышны җыеп алдык инде. Бик яхшы булды. Хәзер ашлама да булыр, дип урынына арыш чәчеп куйдык, – диде ул кара җиргә күрсәтеп.
Аңа терәлеп утырган буй–буй кишер түтәлләре әле ямь–яшел. Урынына сыешмыйча, балчыкның өске ягына чыккан зур кишер төп- ләреннән үк монда да уңышның шәп булачагы көн кебек ачык. Чөгендер дә кишердән кимен куймаган. Сарымсак та сер бирмәгән. Быел аның өчен елы да уңай килде. Ә кәбестәсе…күз тимәсен.
– Кәбестәне бик тиз корт баса бит. Ничек болай саклый алдыгыз? – дип сорыйм.
– Иртә, соң, уртача өлгерә торган, төсле 3200 төп кәбестә утырттык, – ди Әнис Шәймәрданов. – Иртә өлгерә торганнарын сатып та бетердек инде. Ә кортлардан ничек булдыра алабыз, шулай сакладык. Әрем суына кадәр сиптек.
– Быел кыяр булмады, дип зарландылар. Сездә дә шулаймы? – дим кайда урын калган, шунда төртелгән кыярга күзем төшеп.
– Юк, зарлана алмыйбыз, кыяр бик әйбәт булды. Бер атна эчендә генә дә 100 килограмм уңыш җыеп алдык, – диде Әнис. – Помидорлар да уңды. Аларын 8 августта җыеп алып бетердек. Югыйсә, фитофтора чыга.
Ни генә юк бу бакчада – болгар борычы, укроп, петрушка, бөтнек, бәрәңге, кабак, декоратив кабак (ярминкәләрдә сорыйлар икән). Кавын һәм карбызга кадәр бар. Кишер, чөгендер орлыкларын да үзләре ясыйлар. Сортлы эре карлыган үстерәләр. Күп итеп җыеп алып, кайнатма ясап куйганнар. Алмагачлар алмада гына.
– 10 төп алмагач бар иде, тагын җидене утырттык. Карлыган куакларын да яңартасы бар, – дип аңлатып китте укытучы. – Җәен һәр укучы тәҗрибә участогында практика үтә, җәйге хезмәт лагере эшләде. Чүпләрен вакытында утап, суын сибеп, сирәкләп, карап торганда гына, бакчаны шундый хәлдә тотарга, югары уңыш алуга ирешергә була. Монда укытучыларның да, укучыларның да өлеше зур.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз