Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчада фигуралы шуу
2015 елның 11 сентябре, җомга
Арчада фигуралы шуу
Моңарчы без фигуралы шууны телевизордан гына карый идек. Ә хәзер андый мөмкинчелек Арчаның үзендә бар.
Бер көнне Боз сараена фигуралы шуу секциясенә йөргән балаларның чыгышын карап кайттык. Күңелле тамашаны карарга район башлыгы урынбасары Любовь Осина да килде.
Шоу-программаны Укучылар сарае хезмәткәре Лия Ильина алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның фигуралы шуу федерация- се рәисе Альберт Хәкимов (“Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе) яшь спорт сөючеләрне, ата- аналарны, тамаша карарга килүчеләрне сәламләде, фигуралы шуу белән шөгыльләнүчеләргә уңышлар теләде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ә мин хоккей секциясенә йөрүче 5 яшьлек малайларны алып килмәвемә үкендем. Алар да чәчәктәй нәни кызларның боз өстендә матур итеп төрле хәрәкәтләр ясауларын күреп соклансын иде. Үзе бер кызыклы манзара бит! Казаннан да фигуралы шуучылар кайткан. Казан кызлары Клара Швецова белән Анфиса Рябованың боз өстендәге чыгышын безнең Арча кызлары “без дә шундый булачакбыз!” дип тәэсирләнеп күзәттеләр. Казан тренеры Алинә Галимова бозда нәкъ аккоштай “йөзә”, балалар аннан күзләрен дә алмый. Соңыннан тренерның үзе белән таныштык.
– 20 яшьтә, – дип сөйләде Алинә Илдаровна. – 3,5 яшьтән шөгыльләнә башладым. Синхрон фигуралы шуу буенча спорт мастеры, ялгыз фигуралы шуу буенча спорт мастерлыгына кандидат. Арчада балалар белән февральдән шөгыльләнә башладык. Балалар теләп йөриләр, тырышлар, мин аларны яратып өлгердем инде. Хезмәтемне бик яратам. Киләчәктә балаларның зур спортка чыгу мөмкинлеге бар, алар төрле ярышларда катнашачак, гәүдәләре нәфис, сәламәтлекләре нык булачак, мәктәпне тәмамлагач, тренерлыкны сайлый алалар, ә бит боз өстендә фигуралы шуу күңел күтәренкелеге, матур тойгылар, рәхәтлек бирә – гомумән, бу төр спортның файдасы зур.
Бозда матур, нәфис хәрәкәтләр ясап шуып кергән Камиләнең әнисе Ләйлә Сәгъдетдинова кызының иңнәренә җылы курткасын салды.
– Фигуралы шууның файдасы бик зур, – диде Ләйлә ханым. – Баланың мускул системасы ныгыды, сәламәтлеге яхшырды, түземлерәк булырга өйрәнде. Уңай тәэсирләрне сөйләп бетерерлек түгел. Ул нәфис хәрәкәтләрне Боз сараеннан чыккач та дәвам итәбез. Сезнең кызыгыз биюче мәллә, дип сорыйлар.
Апалы-сеңелле ике нәни кызның пардан киенеп боз өстенә чыгуын, сөбханалла, дия-дия күзәттек. Боздан кергәч, әниләре Алинә Хәбибуллина белән сөйләштек.
– Әлфиягә – 7, Зәринәгә 5 яшь, – дип таныштыр- ды ул кызлары белән. – Кушлавычта укытам. Фигуралы шууны үзем бик яратам. Шуңа кызларымны да Боз сараена йөртәм. Алар да бу спорт төрен бик яратты. Әни, кайчан барабыз, дип торалар.
Чәчәк кебек 5 яшьлек Аделинаның әнисе Ландыш Мотыйгуллина да кызы өчен сөенеп бетә алмый.
...Килер бер көн, без үзебезнең Арча фигуристларын “безнекеләр!” дип сөенә-сөенә телевизордан карап утырырбыз әле.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз