Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тагын 6 кеше сертификатка ия булды
2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Тагын 6 кеше сертификатка ия булды
Арча ЗАГСы бүлегендә икенче һәм өченче балаларын тапкан аналарга “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды.
Ана капиталын алу өчен сертификатны ияләрен шулай гаиләләре белән чакырып, тантаналы шартларда тапшыру районда матур гадәткә әйләнде. Бу юлы да бәхетле әниләр ирләре, балалары белән килгән иде.
2007 елның 1 гыйнварыннан алып бүгенгә кадәр безнең районда гына да 2926 анага 1миллиард 300 миллионнан артык суммада ана капиталы тапшырылган. Шуның 2329ы (800 миллионнан артыгы) кулланган инде. Күбесе ул акчаны торак шартларын яхшырту өчен, 18 кеше олырак балаларына белем бирү өчен тоткан.
– Бүгенгә ана капиталының суммасы 453 мең сумнан артыграк. Аны балага 3 яшь тулганчы да алырга мөмкин. Тик ул очракта мәсьәлә кредит учреждениеләре аша хәл ителә. Арчадагы барлык кредит учреждениеләре дә бу юнәлештә эшли. Ә 3 яшь тулгач, ул әнинең исәп–хисап счетына күчерелә, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова. – Аннан хәзер әлеге акчаның бер мәртәбә 20 мең сумын алырга була. 2016 елның 31 мартына кадәр гариза биреп калырга өлгерергә кирәк. Акча 2 ай эчендә күчә. Бүгенгә 351 кеше ул акчаны алды инде.
Рузия Нурмөхәммәтова бу тантанада ана капиталы сертификатын Арчадан Гөлүсә Гыйльметдинова, Күпербаштан Руфия Минҗанова, Арча станциясеннән Динә Ибраһимова, Мөндештән Альбина Хәйретдинова, Мирҗәмнән Карина Сафина һәм Айваннан Гөлнар Җамалиевага тапшырды.
Гөлнар белән Фәнил Җамалиевлар ике яшьлек уллары Самат һәм ике айлык кызлары Динә белән килгән иде.
– Бу акчаны без йорт төзү өчен кулланырга планлаштырабыз, – диде Фәнил.
Минҗановлар гаиләсендә инде ике кыз – 12 яшьлек Ләйсән һәм 10 яшьлек Ләйлә үсеп килә. Быел ул тагын бер балага арткан. Нәни Лилиягә әле ике ай гына.
– Без Арчада өй салабыз. Бу акча бик тә ярап куячак, – ди Руфия.
Ана капиталыннан тыш бу гаилә күп балалы буларак җир участогы да алачак.
– Өченче бала туган вакытка иң олы балага 18 яшь тулмаган очракта гына күп балалы гаиләгә җир участогы бирелә, – диде Рузия Нурмөхәммәтова.
Тантанада “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, аның урынбасары Валентина Гаранина катнашты. Автоградбанк хезмәткәре Алсу Әхмәдуллина кредит учреждениеләре аша ана капиталын алу тәртибен аңлатты, гаиләләргә истәлек бүләкләре тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз