Ялган “прописка” өчен җинаять җаваплылыгы

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Ялган “прописка” өчен җинаять җаваплылыгы
Россия Федерациясендә торак бинага чит ил гражданын тору урыны буенча ялган исәпкә куйган яки гражданлыгы булмаган кешене яшәү урыны буенча ялган теркәгән өчен җинаять җаваплылыгы (РФ Җинаять кодексының 322.2, 322.3 маддәләре) каралган.
Мәсәлән, РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсе буенча чит ил гражданын законсыз “пропискага керткән” кеше 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафка яисә мәҗбүри эшкә тартылырга яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Чит ил гражданнарын яки гражданлыгы булмаган кешеләрне ялган исәпкә кую дип аларны яшәү урынындагы торак биналарда ялган мәгълүматлар яки документлар нигезендә яисә торган урындагы торак биналарда аларда яшәү уе булмыйча яки кабул иткән якның бу биналарны аларга яшәү өчен бирү уе булмаган килеш исәпкә кую дип аңларга кирәк.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, юстиция өлкән советнигы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International