Муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев барлык сайлаучыларга рәхмәтен җиткерде

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев, республика һәм район язмышына битараф булмаган, гражданлык бурычын актив үтәгән барлык сайлаучыларга, сайлауларны уздыруда намуслы эшләгәннәре өчен территория, участок сайлау комиссияләре әгъзаларына рәхмәтен җиткерде:
“Шулай ук территория һәм участок сайлау комиссияләре эшенә практик ярдәм күрсәткән өчен җирлек башлыкларына; сайлау участоклары һәм сайлау документлары иминлеген тәэмин иткән полиция хезмәткәрләренә; тотрыклы элемтә һәм электр энергиясе өчен җаваплы элемтәчеләр һәм энергетикларга; сайлау участокларына бина биреп торган предприятие, оешма җитәкчеләренә аерым рәхмәт.
Хөрмәтле арчалылар! 13 сентябрь сайлаулары республикабыз һәм районыбызның тагын да үсешенә, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәрелүгә китерер дип ышанам. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим”, — ди район җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International