Алар даны мәңгелек

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Алар даны мәңгелек
12 сентябрьдә Алан авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды.
– 86 еллык тарихы булган 37 хуҗалыклы Аланда ике тыл ветераны яши. Турист ага Садыйков бүгенге тантанага килә алмады, ә менә Дания апа Һидиятова биредә, – диде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Бик тырыш, булдыклы бу авыл халкы. Үз көчләре белән мәчет салганнар иде. Клуб мөдире Мансур Бәдриев берүзе бу һәйкәлне эшләп чыкты.
– Кечкенә авыл булса да, мәктәбе, кибете, медпункты, клубы, тимерчелеге, фермасы, 400 баш терлеге бар. Клубын ныклап төзекләндерергә планлаштырабыз. Менә хәзер һәйкәл сафка басты. Биредә бер проблема – юл. Алла боерса, анысы да булыр. Иң мөһиме, яшьләр китми. 7 егетебез авылда калды. 15 гаилә кире кайтты. Яңа йортлар калкып чыкты. Димәк, авыл үсә, аның киләчәге бар, – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов һәм Мансур Бәдриевка истәлек бүләге тапшырды.
Һәйкәл яу кырында башларын салган шушы авыл каһарманнары рухына багышлап төзелгән. Аланнан фронтка киткәннәрдән 16 ир–егет кире әйләнеп кайтмаган.
– Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Әти белән 3 абыем фронтка китте. Аллага шөкер, алар исән–сау кайттылар, – ди Фәния Абдуллина. – Сугыштан соң аеруча авыр булды. Урман кисү дә, таш юл салу да эләкте миңа.
– Ә менә мин әтиемне бөтенләй белмим. Ул киткәндә бер яшьтә булганмын, – дип сүзгә кушылды Илүзә Хөсәенова.
Дания апа сугыш башланганда 10 яшендә була. “Ашарга ризык, өскә, аякка кияргә кием юк. 5 бала идек. Азапланып яшәдек. 14 яшьтән урак урдым, Лаеш урманына да бардым. Аллага шөкер, хәзер тормыш бик яхшы. Сугышлар гына булмасын. Әти–бабаларыбызны искә алып, һәйкәл төзегәннәре, хөрмәт итеп, безне бу бәйрәмгә чакырганнары өчен зур рәхмәт”, – диде ул.
Һәйкәл ачу тантанасын авыл мәчете имам–хатибы Фәнис Садыйков сугыш кырында һәлак булганнар рухына дога белән ачып җибәрде.
– Никадәр илебез нык, шуның кадәр тормышыбыз тыныч була. Ә илебез сакчылары булу өчен мәктәп елларыннан ук тырышып укырга, эшләргә кирәк. Әби–бабаларыбыздан үрнәк алып, алар кебек нык булып, сугышны, ачлыкны күрмичә, бәхетле яшәгез, – диде укучыларга мөрәҗәгать итеп Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.
Ә укучылар үз чиратларында фикерләрен, теләкләрен шигырь, җыр юллары аша җиткерделәр.
– Авылда тарихыбызны яңартып, әти–бабаларыбызны искә төшереп торырлык бер монумент барлыкка килде. Безнең бурыч – аны саклап, карап тору, – диде мәктәп мөдире Нурфия Шакирова.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты, әлеге һәйкәлне төзеткән хуҗалык җитәкчесе һәм авыл җирлеге башлыгына рәхмәтен белдерде. Шушы авылда туып–үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы татар дәүләт драма театры режиссеры, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов сөйләгән шигырьне берәү дә күз яшьләрсез тыңлый алмады.
– Безнең әти сугышка киткәндә, мин әнинең карынында калганмын, – диде Булат аганың сеңлесе Илсөяр Шәрипова. – Әти авиациядә хезмәт иткән. Сугыштан соң, октябрь аенда гына кайтты. Хәтерлим әле, әби мине күтәреп бакча башына чапты. Моңарчы күрмәгән ир–ат кулына алып, битләремнән үпте. Аның бите тозлы иде. Мин аны күктән тозлы яңгыр ява, дип уйладым.
Һәйкәл авыл кешеләре күңелендә шундый истәлекләр уятты. Исемнәре анда язылганнарның рухлары шат, җаннары оҗмахта булсын.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International