Мөндештә яңа бакча

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Мөндештә яңа бакча
12 сентябрьдә Мөндеш авылында республика президент программасы кысаларында төзелгән 50 урынлы балалар бакчасы ачылды. Тантанада район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
— Быел районда дүрт балалар бакчасы төзелде, — диде ул. — Сезнең авылда шундый мәһабәт бина барлыкка килүгә барыбыз да шат. Шундый кайгыртучанлык күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, төзүчеләр дә тырышты, игелекле бина булсын!
Ветеран укытучы Наҗия Әүхәдиева авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Арча МСОсы” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин бакча мөдире Римма Мостафинага символик ачкыч тапшырды.
Бина тышкы яктан да күркәм, эченә үткәч таң калырлык. Андагы иркенлек, спорт залына кадәр бар. Монда әле башлангыч мәктәпкә дә урын табылган, быел 27 укучы белем ала. Балалар бакчасы да тулы диярлек, киләсе елларда аларның саны тагын да арту көтелә.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International