Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Туры түләүләр тормышка ашырыла
2015 елның 18 сентябре, җомга
Туры түләүләр тормышка ашырыла
2015 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының “Туры түләүләр” дигән пилот программасы тормышка ашырыла.
Шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары – Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан Рес- публикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан–туры хезмәткәрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә.
Биредә сүз йөклелек һәм бала табу, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала тугач, баланы караган өчен, авыру сәбәпле вакытлыча эшкә яраксызлык буенча (больничныйлар), производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял өчен пособиеләр түләү керә. Әлегә кадәр ул хезмәткәр эшләгән оешма аша башкарыла иде. Ягъни социаль иминият фонды акчаны башта оешмага күчерә, ә тегесе үз чиратында хезмәткәргә бирә.
Безнең редакциядә дә соңгы вакытта социаль иминият фонды тарафыннан акча күчерү очраклары булды. Бер егетебез авырып хастаханәгә керде. Больничный акчасы вакытында исәпләнеп, 10 көн эчендә банктагы счетына күчте.
– Шушы көннәрдә генә декрет ялына киткән хезмәткәребез рәхмәт әйтеп шалтыратты. Йөклелек акчасын ул да 10 көн эчендә алган, – ди баш хисапчыбыз Рәзинә Тимергалиева.
Дөрес, безнең редакция элек тә пособиеләрне тоткарлыксыз, үз вакытында түләп бара иде. Әмма бар оешма да андый түгел бит. Пособиеләрне берничә ай буена түләмичә йөрткәннәре булган. Шуларда эшләгәннәр өчен бик уңай булды бу “Туры түләүләр” дигән пилот программасы. Ул акчалар хәзер кайсы оешмада эшләвеңә карамастан, гарантияле рәвештә 10 көн эчендә күчерелә.
– Пилот программасының иминиятләнгән хезмәткәр өчен беренче өстенлеге дә шунда. Моның белән пособиеләрнең күләме дә, исәп–хисап ясау формасы да үзгәрми, шул килеш кала,– диде социаль иминият фондының Арча районындагы 8нче филиалы директоры Әлфия Җиһаншина. – Моннан тыш пособие белән хезмәт хакы түләү вакытлары бер–берсе белән бәйләнми, эш бирүченең финанс хәленә карамастан, пособие алу гарантияләнә, ялган больничный бланклары кулланып эш итүче мошенникларга да юл ябыла. Бу программаның оешмалар өчен дә уңайлыгы бар. Беренчедән, пособие түләмәү әйләнештәге акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирә, аннан отчет төзү процессын да җиңеләйтә.
Оешма бирмәгәч, хезмәткәргә пособие акчасын кайдан алырга соң? Элеккечә үк ул пособие алу өчен кирәкле булган документларны эш бирүчегә тапшыра. Шуңа өстәп акчаны күчерү өчен банктагы счет реквизитларын, булмаса, почта адресын төгәл күрсәтеп, гариза яза. Ә эш бирүче әлеге документларның үзенә кагылышлы өлешен тутырып, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, социаль иминият фондының Арча районындагы 8нче филиалына бирә. Алда әйтелгәнчә, фонд филиалы 10 көн эчендә акча күчерә. Тик пособие алучыга документларны тутырганда игътибарлы булырга, ялгышлыклар җибәрмәскә кирәк.
Сорауларга җавапларны филиалның кайнар линиясенә 293–82–19 номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз