Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Су юлы, сынатмам гомер буе
2015 елның 18 сентябре, җомга
Су юлы, сынатмам гомер буе
Еллар узган саен әби–бабайларыбызның борынгыдан килгән гореф–гадәтләрен яңарту чаралары әйләнеп кайтканга күңел сөенә. Күптән түгел Яңа Кишет авылында әнә шул йолаларны яңарту күренеше бөтен авыл өчен зур бәйрәмгә тиң булды.
Яңа Кишет егете Илнар – Алсу һәм Илдар Сибәгатуллиннарның өлкән улы. Казанда югары белем алып шунда төпләнеп калган егеткә тиң яры Башкортстан җирләреннән насыйп булган. Альбина белән аларның танышуына Казан шаһит.
Киленне Яңа Кишет халкы бергәләп төшерде. Кәләш үзе белән Башкортстан якларындагы милли йолаларны да ияртеп килергә онытмаган. Татарстан җиренә аяк баскач, билгеле, безнең яктагы гореф–гадәтләр дә килеп кушылды ул йолаларга. Иң элек, киленне каршы алганнан соң, килен бирнәсен сату йоласы калкып чыкты. Безнең якта киленнең бирнәсен туган йортында ук “сатып” җибәрсәләр, башкорт якларында килен төшкән йортның капка төбендә “саталар” икән. Өстәвенә, үз якларына хас булганча, яшьләрнең тормышы мул, борчуларсыз татлы булсын дип, бирнә янына ике чиләк бодай, тәпәннәр белән баллар да алып килгәннәр.
Ә иң матур күренеш, яшь киленгә су юлы күрсәтү булды. Егетнең әти–әнисе белән бергәләп бу йоланы башкаруда авыл китапханәсе мөдире Надия Йосыпова күп көч куйган.
Элек кызларны егетләр чишмә юлында күзләгән. Аларның булганлыгы да шунда сыналган: чиләгендәге мөлдерәмә суны чайпалтып, түгеп алып кайтмыймы, янәсе... Яшь киленнең саф сулы чиләкләренә карап өлкәннәр теләк теләгән: “Бәхетләре шушы су сыман пакь булсын”.
Су юлын күрсәтергә әзерләнгәндә киленгә әнисе Руфинә ханым көянтә–чиләкләр бирә. Гадәти генә түгел, әлеге көянтәне аңа үз әнкәсе (Альбинаның әбисе була) кияүгә чыкканда васыять итеп тапшырган икән: “Кызым, үзеңнең кызың кияүгә чыкканда бирерсең”. Әнисе дә Альбинага шундый теләкләрен җиткерә. Килен Нефтекамада туган шәһәр кызы булса да, авылда әби–бабай янында йолаларны белеп үскән.
Чишмәгә яшьләр Симетбашка төшә. Чөнки ул — бердән, Илнарның әнисе Алсу апаның туган авылы булса, икенчедән чишмәсен әнисенең абыйсы Лотфулла яңартып, “Нурислам чишмәсе” дип бабайсының исемен мәңгеләштергән. Ничек яшь кәләшкә шул нәселнең тарихи эзләрен күрсәтмисең дә, бабайсының гомере буе карап торган чишмәсеннән су алдыртмыйсың инде?! Әлеге күренеш барча кунакларның күңелен җәлеп итә. Парлылар чишмәдән су алганда чишмә буе гармун, җыр–моң тавышыннан гөр килеп тора. Ну сыздыра да соң кайната Илдар абый гармунда! Элек чишмә юлын кәләшләргә кияүнең кыз туганы күрсәткән һәм ул туйның икенче көнендә башкарылган. Кишеттә яңартылган йолага бу юлы чүт кенә үзенчәлек керде — егетнең кыз туганы булмаганга (энесе бар), су юлын китапханәче Надия Йосыпова күрсәткән. Кәләшнең киемнәре дә үзенчәлекле: чиккән алъяпкыч (аны киленнең биленә кайнана бәйләгән), чиләкләре дә алъяпкычына тәңгәл – бизәкле. Су алганнан соң яшьләр чишмә култыксасына чиккән кулъяулык бәйләп, кунак булып килгән егет–кызларга да бүләк итеп чиккән кулъяулык өләшә.
Бу йоланың яңартылуы күп- ләрнең күңел хатирәләрен кузгаткандыр. Әнә, Надия апа да яшьлегенә кире кайт- кандай булган: “Миңа су юлын каенэнем күрсәтте, чөнки килен булып төшкән гаиләмдә иремнең кыз туганнары юк иде. Бүгенге чарада җаваплы эшне миңа йөкләүләренә бик шатландым, яшьлеккә кайт-кан кебек булдым”, — ди ул. Авылларындагы чишмәләрне мәктәп укучылары белән чистартып торучы Надия Йосыпова бу йоланы киләчәктә үз авылларына да кайтарып, туйларны әнә шундый халык ядкәрләре белән баетырга хыяллана. “Йолалар аның белән генә бетмәде, — дип дәвам итә ул. — Туйдан соң “Килен токмачы” догалы мәҗлес алдыннан авылдагы киленнәр белән бергәләп килен бирнәләреннән йортны киендердек. Киленнең сандыгын парлылар ачуы, аның җыр–моңга күмелгән аерым бер бәйрәмгә әйләнүе бигрәк тә күңелле булды”.
Ә яшьләр тормышында йолаларны үтәү әле көзен дә дәвам итәчәк. Әле Башкортстанга кияү булып баргач Илнарны кияү мунчасы көтә...
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз