Әдәби мәйдан

2015 елның 18 сентябре, җомга
Әдәби мәйдан
Ашытбашта “Мәдәният йорты бакчасында көз балкышы” дигән әдәби мәйдан үткәрелде. Кунакка көз бизәге Сөмбелә дә килгән иде. Ул буш кул белән килмәгән, балаларга күңелле уеннар, табышмаклар, күчтәнәчләр төяп килгән. Балалар да игътибарсыз калдырмады үзен, көзгә багышланган шигырьләр, җырлар, матур биюләрен бүләк иттеләр.
Тамашачыларга табигатьтә оештырылган уку залы да ошады. Саф һава кочагында әдәбият сөючеләр яңа китаплар, журналларның яңа саннарында чыккан язмалар белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International