Чит илгә чыгу өчен яңа паспорт ясатырга кирәк

2015 елның 18 сентябре, җомга
Чит илгә чыгу өчен яңа паспорт ясатырга кирәк
— Чит илгә чыга торган (заграничный) яңа паспортның төп аермасы шунда: аңа документның хуҗасы турында кирәкле барлык мәгълүмат кертелгән микрочип куелган, — дип белдерде федераль миграция хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова. — Бу исә сәяхәткә чыгучыларның мәшәкатен киметә, чөнки мондый паспортка карата чит илләрнең чик буе сагы һәм таможня хезмәткәрләрендә ышаныч күбрәк. Мондый паспорт югалган очракта да аның белән башка кеше файдалана алмый. Аэропортларда бу документы булганнар өчен чиратсыз теркәлү урыннары да арта бара.
Шунысын да искәртик, иске төрдәге паспорт белән, куллану вакыты чыкмаса да, хәзер бөтен илгә дә барып булмаска мөмкин. Мәсәлән, 2015 ел башыннан Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга баручылардан нәкъ менә шундый яңа паспорт таләп итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International