Кандидат билгеле

2015 елның 18 сентябре, җомга
Кандидат билгеле
16 сентябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясенең икенче этабы булды. Аны “Бердәм Россия” партиясенең Арча район бүлекчәсе секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев ачты.
— 13 сентябрьдәге сайлаулар районда зур активлык белән үтте, — диде ул. — Анда катнашкан, сайлауларны оешкан төстә уздыруга өлеш керткән өчен зур рәхмәт!
Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, киләсе елда да барлык программалар гамәлдә булачак. Илшат Нуриев 2016 елда районда тагын бер программа өстәлергә торуын әйтте.
— Шәһәрнең Казансу елгасы буенда ял зонасы ясарга дигән план бар, — диде ул. — Җиңү паркы халыкның яраткан урынына әверелде. Андый урыннар бик кирәк. Стадионга килү юлларына өстәмә яктырткычлар, видеокамералар куелачак.
Һәрвакыт шулай бердәм булганда безнең һәр эшебез уңышлы булачак.
Конференциядә муниципаль берәмлек башлыгы – Арча шәһәре муниципаль берәмлеге Советы рәисе вазыйфасына кандидатура турындагы мәсьәлә каралды.
Делегатлар альтернатив нигездә яшерен тавыш бирү юлы белән муниципаль берәмлек башлыгы – Арча шәһәре муниципаль берәмлеге Советы рәисе вазыйфасына кандидат итеп Нуриев Илшат Габделфәрт улын сайладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International