Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ралина йөрергә тиеш
2015 елның 18 сентябре, җомга
Ралина йөрергә тиеш
Капкадан керүгә әниләре кочагында сентябрь кояшына изрәп йоклап яткан песи балаларына күз төште. Тукталып шуларга сөеп карап тордык. Янәшәдә генә куян кетер-кетер кишер кимереп йөри. Ул помидорлар кып-кызыл булып утыра. Бу йортның ишегалдыннан ук үзенә бертөрле тәртип, җылылык сирпелә.
Шау-гөр килеп өйгә кердек. Безне коляскада утырган Ралина елмаеп каршы алды. Әнисе Эльвира, дәү әнисе Венера ханым сөенечләреннән нишләргә белмәде. Кызларының хәлен белергә, аның күңелен күрергә килгәннәр бит. Олы апалары, абыйлары гына түгел, дуслары, балалар да килгән. Күңелле ыгы-зыгы башланды: ул арада Ралина шалкан булды, иптәшләренең кайсы әби, бабай, кыз, эт, песи, тычканга әверелде. “Шалкан” әкияте һаман да өр-яңа, аны һәрвакыт беренче тапкыр күргәндәй, ишеткәндәй кабул итәсең. Соңыннан балалар сөенешеп кул чапты. Аннан китте уеннар, бергәләшеп фотога төшүләр. Педагог-психолог Эльвира Һадиева, музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева балалар арасында бөтерелеп йөрде.
– Нинди матур курчаклар белән килгәнсез, – дип соклануымны яшерә алмадым.
– Без быел 304 мең сумлык грант оттык, – дип сөйләде балаларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Наилә Самие- ва. – Менә шуңа әкият геройлары курчакларны алдык. Курчаклар бик матур. Балалар бик ярата. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен менә дигән дәва алар. Өйләргә барып та курчак- лар белән дәвалыйбыз.
Балаңның йөри алмавы – бу нарасыеңны аякка бастыру өчен көрәш тә. Зәвык белән киенгән Эльвира ханымның елмаеп фотоларга төшереп йөрүен күреп мин күңелемнән генә аны: “Афәрин!” – дип куәтләдем. Чөнки аңа сыгылып төшәргә, төшенкелеккә бирелергә һич ярамый.
– Берьюлы Арча телевидениесеннән безне күрсәткәч, син елмаеп йөрисең ич дип, гаҗәп- ләнүләрен белдерүчеләр булды, – дип сөйли Эльвира.
Әйе, безгә бу өлкәдә алга киткән илләр дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк әле. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә безнең кебек кешеләр, аларның да башкалар кебек яшәргә, белем алырга, эшләргә, ял итәргә хокуклары бар. Иң мөһиме – кеше арасына чыгу, үз эченә бикләнмәү. Алар гарип әхлаклы кешеләргә караганда бәхетлерәк тә әле. Безгә әнә шуларны кызганырга кирәк.
Ралина иптәшләре белән бочче уйный, ярышларда җиңү яулый. Спортта уңышка ирешкәне өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев биргән Мактау грамотасы да түрдә тора. 13 яшьлек Ралинаның бөтен хыялы йөреп китү. Быел аның бу хыялы тагын да ныгыган. Тольятти кызының “Согаз” ширкәте ярдәме белән чит илләрдә дәваланып йөри башлавын ишеткән Ралинада “йөрү!” максаты тагын да ныгыган. Кыз игелекле кешеләрнең ярдәменә ышана.
Ралина йөрергә тиеш. Диңгезгә барганда әнисе Ралинаны үзеннән калдырмый. Икенче ел рәттән Абхазиядә ял итеп кайталар.
– Диңгездә су коенырга яратам, – ди Ралина. – Суга батырмый торган җайланманы киям дә эчкә кадәр кереп китәм. Шулай рәхәт миңа.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз