Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Орлыкны бүгеннән әзерлә
2015 елның 18 сентябре, җомга
Орлыкны бүгеннән әзерлә
Сайтыбызда үткәрелүче бәйгегә Иске Ашыттан Тәлгать Борһанов 1350 граммлы бәрәңге җибәргән. Әлегә аны узучы юк. Әмма бу рекорд та яңармас дип әйтеп булмый.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендәге уңышны күргәч баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиевтән иң зур бәрәңгене үлчәүләрен сораган идем.
— Бер бәрәңге 1340 грамм килде, — диде ул. — Аннан зурраклары да чыккан иде.
Курса–Почмактагы баз түшәмгә кадәр эре–эре бәрәңгеләр белән тулган. Җилләтү системасы эшли, температураны көйләп торалар. Бу хуҗалыкта бәрәңге алу, нәкъ элекке еллардагы кебек, бөтен халык эшенә әверелә. Дөрес, хәзер кул хезмәте азая бара, ике комбайн эшли. Өч мәктәп, Үрнәктәге агрокөллият укучылары булыша.
Күпчелек хуҗалыклар игеннәрне урып–җыюны төгәлләде. Район буенча бер гектардан уртача уңыш — 29 центнер.
— Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 15 августтан 15 октябрьгә кадәр орлык салу икеайлыгы игълан иткән иде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов.
— Безнең район хуҗалыклары шушы икеайлыкта 13338 тонна сабан культуралы орлыклары салырга тиеш. Аларны дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп салырга, киптерергә, чистартырга һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалында тикшертергә. Орлык сата торган хуҗалыклар сертификат алырга тиеш.
Баш белгеч әйтүенчә, быел орлык салу өчен табигый шартлар уңай килмәде, август аендагы яңгырлар комачаулык итте. Бүгенге шартларда алдан дымлылыкны һәм тишелешне тикшертергә кирәк. Чөнки дымлы орлыкның тишелеше көннән–көн кими бара. Киптерү җайланмасы булмау, орлыкны гел читтән алу хуҗалыкны упкынга алып бара.
Районда өч орлыкчылык хуҗалыгы бар. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче” ширкәтләре югары репродукцияле орлыклар әзерли алырлык куәтле матди–техник базага ия.
Хәзерге вакытта орлык- ларның 91 проценты салынган, ә ул 100 процент булырга тиеш. “Акчишмә”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Аю”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Татарстан”, “Северный” хуҗалыклары җитәрлек кадәр орлык салып куйдылар. Ә менә “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләренә бу мәсьәләдә шактый тырышырга кирәк әле.
Заманында киптерү, чистарту җайланмалары һәр хуҗалыкта бар иде. Быел “Татарстан” ширкәтендә “ЗАВ–40” җайланмасын, ашлык киптергечне сафка бастырдылар. Тәүлеккә 100 тоннага якын ашлыкны чистартып, киптереп була, орлык әзерләү проблемасы да хәл ителгән.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз