“Әдәби мәйдан”

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
18 сентябрьда Арча шәһәренең Г. Ахунов урамында уздырылган “Әдәби мәйдан” Татарстанның халык язучысы, танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның 90 еллыгына багышланды.
Кичәне якташыбыз шагыйрь, фән докторы, профессор Рифат Җамал ачып җибәрде. Очрашуга язучының чордашы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Сагдиев Илдус Габдрахман улы, Ахуновлар гаиләсе белән аралашып яшәгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улы, язучының иҗаты буенча диссертация яклаган Арча педагогия көллияте укытучысы Гайфуллина Фәридә Әлтәф кызы да килгән иде. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, тамашачыларга матур уй- фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.
“Әдәби мәйдан” Ахунов премиясенә лаек булган Арча педагогия көллияте студентлары Гафурова Гөлзилә, Мөхәммәтҗанова Гөлүсә, каурый каләм түгәрәге әгъзалары Кашапов Минхаҗ, Низамиев Рәфкать, Фәйзрахманова Халидә ханымның шигырьләре, Шәрәфетдинова Факия һәм Равил Габдрахмановның матур җырлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International