“Киләчәккә юллама”

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Арча районында гомуми белем учреждениеләренең 7–10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә юллама” (“Билет в будущее”) дип аталган иншалар бәйгесенең беренче этабы старт алды.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
– “Хезмәт кешесе”. “Минем һөнәрем. Минем үсешем”. Әлеге номинация буенча төрле һөнәрләр турында иншалар кабул ителә, эшче, инженерия белән бәйле һөнәрләргә аерым игътибар биреләчәк.
– “Хезмәт династиясе”. Әлеге номинация буенча хезмәт династияләре хакындагы иншалар кабул ителә.
–“Киләчәк һөнәре” – шигъри формадагы иншалар. Әлеге номинация буенча төрле һөнәрләр, шулай ук киләчәктә бәлки булачак һөнәрләр турында шигъри формада язылган иншалар кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен укучыларга иншаларын 23 октябрьдән дә соңга калмыйча район Мәшгульлек үзәгенә тапшырырга кирәк.
Номинацияләр буенча сайлап алынган эшләр бәйгенең оештыру комитетына – Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгына республика этабында катнашу өчен юлланачак.
Белешмәләр өчен телефон: 3–29–33.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International