Көнчыгыш бистәсе мәчетен төзеп бетерергә ярдәм кирәк

2015 елның 25 сентябре, җомга
Көнчыгыш бистәсе мәчетен төзеп бетерергә ярдәм кирәк
Хөрмәтле райондашлар! Аллаһының ярдәме белән шәһәребезнең Көнчыгыш бистәсендә халык акчасына бик матур яңа мәчет төзелеп килә.
Аның диварлары торгызылды, түбәсе ябылды, айлары куелды. Районның милләт җанлы эшмәкәрләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, иманлы, мәрхәмәтле кешеләр көче белән мәчеттә бик күп эш башкарылды. Хәзерге вакытта эчке эшләре, тирә-ягын тәртипкә китерү бара. Рамазан ае башыннан биредә биш вакыт намаз да укыла. Уразада бик күп кардәшләребез тәравих намазларына йөрде, Ураза һәм Корбан Гаетләрендә дә мәчет тулы иде. Башланган намазларны өзмәс өчен төзүчеләр мәчетнең подвалын җылыту белән шөгыльләнә, тиздән котельные сафка басачак. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен шактый матди чыгымнар таләп ителә. Сезне дә мәчет төзелешенә хәлегездән килгәнчә үз өлешегезне кертеп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга, олы савапка ирешергә чакырабыз. Ярдәм итү өчен исәп-хисап счеты:
Местная мусульманская религиозная организация приход «ВОСТОЧНЫЙ»
ИНН 1609009509
КПП 160901001
р/счет № 40703810662060100038
БИК 049205603
Кор.счет № 30101810600000000603
Отделение № 8610 Сбербанка России, г. Казань
Акчаны бухгалтер Алсу Хәкимовага да ( Молодежная,8 ) тапшырырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International