Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Иҗат дөньясында
2015 елның 25 сентябре, җомга
Иҗат дөньясында
Газиз Пошалымы турында җырлар башкарып сагынып–саргаеп яшәмәве белән бәхетле Рөстәм. Чөнки җырчының күп вакыты авылда уза. Авылда аның гаиләсен, оныкларын сагынып көтеп торучы газиз кешесе — әнисе Разия апа гомер итә. 85 яше белән баручы ана, үз аякларында йөри, кош–корт асрап, улының Татарстанга гына түгел, дөнья буйлап сибелгән татар халкына моңнарын бүләк итүенә куанып яши. Ә җырчы, туган ягына һәрвакыт үзгә дәрт белән кайтып, көч җыеп китәм, ди.
Рөстәм Закировның Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә лаек булуына инде елдан артык вакыт узды. Шөкер, аның кебек шәхескә нинди генә дәрәҗәле исемнәр дә чын кеше булып калырга комачауламый. Казанга укырга киткән елларында, кунарга урын булмыйча, пианино өстенә башын салып студиядә йоклаган чаклары аз булмыйча, үз тырышлыгы белән югары дәрәҗәләргә ирешкән егет бервакыт борынын күтәрмәс, ихлас, олыны — олы, кечене кече итәр, якташларын кайда гына очратса да якын туганын күргәндәй ихластан шатлана белер кеше ул. Шушы көннәрдә җырчы редакциябездә кунак булып китте. Форсаттан файдаланып аңа берничә сорау биреп калырга да өлгердек.
— Рөстәм абый, дәрәҗәле исемгә ия булгач, җавап- лылык тагын да өстәлгән кебек булмадымы?
— Дәрәҗәле исемнең, әлбәттә, үз таләпләре бар. Җырларны аеруча җиренә җиткереп башкарасы килә. Бу исемгә лаек булып, яңа җырлар яздырып, халык җырларын онытмыйча тагын дистә еллар иҗат итәргә язсын иде дип телим. Бүгенге көндә халыкка, элеккеге сыман җыр тансык түгел. Шөкер, күкрәк тутырып үз телебездә аралаша, җырлый алабыз. Тик кешене уйландыра торган тирән мәгънәле җырлар күбрәк язылсын, радио–телевидениеләрдә тапшырулар күбрәк чыксын иде.
— Якын арада тамашачыны нәрсә белән сөендерер- гә телисез?
— Быелгы концерт турын туган туфрак фатыйхасын алып, үзебезнең Арча районыннан башлап җибәрергә ниятлибез. Концертта тамашачы яратып өлгергән популяр һәм халык җырлары белән беррәттән, әлбәттә, яңа җырлар да яңгыраячак. Иҗатташ дусларыбыз белән бергә балаларыбызның да катнашуы көтелә.
— Балаларыгыз сәнгатькәр гаиләдә үсүләре белән горурланамы?
— Элегрәк Айратның безнең сәхнәдә булуыбызны кабул итеп бетерәсе килми иде. Тик хәзер һәр нәрсәгә үз карашы бар, артистлар безнең белән йөреп, җыр- чылар белән аралашып җыр сәнгатен шактый аңлый башлады. Кайчак безгә дә балалар фикеренә колак салырга туры килә. Айратка 14 яшь, быел музыка мәктәбенең саксофон классын бетерде, Миләүшә 4 сыйныфта укый, фортепиано, бию түгәрәкләренә йөри. Балаларны карау, мәктәпкә йөртү Люция өстендә. Сәхнәдән тыш Люция тамада буларак та эшчәнлек алып бара. Иҗатта, яңа җырлар сайлаганда аның белән бер–беребезнең фикеренә колак салабыз. Люциянең матур җырлары чыкса, мин үземә караганда да аның өчен шатланам, чөнки ул яңа җыр өстендә аеруча тырыша.
— Сезнең сәхнәгә аяк бас- каныгызга инде өч дистә елга якын. Шул еллардагы тамашачы белән хәзергесе аерыламы? Тамашачы мәхәббәтен тоясызмы?
— Тамашачы төрле жирдә төрлечә. Сине яратулары ул, нигездә, башкарган жырыңнан тора. Жырчы башкарган жыры белән генә түгел, башкару осталыгы белән дә халык күңелен яуларга тиеш. Ә тамашачы мәхәббәтенә килгәндә, аны яуларга теләсәң, кем генә булсаң да кеше булып калырга, үзеңнең гамәлләрең өчен җавап тотарга тиешсең.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз