Игътибар – балалар

2015 елның 25 сентябре, җомга
Игътибар – балалар
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр үткәрелгән “Игътибар – балалар!” профилактик чарасына нәтиҗә ясалган.
Шушы вакыт эчендә 224 юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрак- лары теркәлгән. Балаларны махсус җайланмасыз йөрткән өчен – 41, куркынычсызлык каешы такмыйча юлга алып чыкканга 69 кешегә беркетмә төзелгән. Юл аркылы чыгучы җәяүлегә юл бирмәү очраклары (40) теркәлгән. 53 җәяүлегә беркетмә төзелгән. 16 яшькә кадәрге балалар арасында 66 җәяүле, 53 велосипедчы, 2 мотоциклчы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча (балигъ булмаган яшьтәге балаларны тоту һәм тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән өчен) 2 ата–ана административ җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International